0+
Тузганак балаларына

Бесплатный фрагмент - Тузганак балаларына

Тормыш хакында. Тормыш кыйммәтләре хакында. Һәм, әлбәттә, Җил хакында.

Объем: 10 бумажных стр.

Формат: epub, fb2, pdfRead, mobi

Подробнее
О книгеотзывыОглавлениеУ этой книги нет оглавленияЧитать фрагмент

Кич җитеп килә иде.

Көндезге эссегә алмашка сиздермичә генә кичке җиләс һава килде. Бөтен җан ияләре, ниһаять, җиңел сулап куйды.

Үсемлекләр һәм җәнлекләр йокыга әзерләнә иде. Вак чебеннәр кичке ялга китте.

Ә карт тузганак йокы алдыннан үзенең оныклары белән сөйләшеп алырга булды.

— Борынгылар тормышның төп кыйммәтләренең берсе — үзең сайлый алу хокукы һәм Җилнең җай килүе, дигәннәр. Ә мин сезгә әйтәм, болар барысы да бик шартлы. Төп кыйммәт — янәшәдә үсеп утырган ата-ана яфрагы!

Тузганакчыклар, гаҗәпләнеп, бер-берсенә карашып алдылар.

— Бабай, ә нигә ата-ана яфрагы — кыйммәт ул? — дип сорады бер тузганакчык.

— Мөһим түгел. Вакыты җиткәч, үзегез аңларсыз! — дип мыгырданды карт. «Әйе, иртәрәк әле, башлары яшь», — дип уйлады тузганак эченнән, ә тыштан бары тик:

— Йокларга ятыгыз! Соң инде, — диде.

Картның сүзләре нәни тузганакчыкның башыннан чыкмады, ул йокыга китә алмады:

— Бабай, сөйлә инде, нәрсә турында әйткәнеңне сөйлә инде. Ни дигән сүз иде бу? Кыенмыни соң сиңа? Зирәк акылың белән бүлеш!

Карт, күзләрен ачмыйча гына: Акылыммы… Ахмаклыгым беләнме… — дип җавап кайтарды.

— Сөйлисеңме? — диде оныгы.

— Ярар, тыңла, — диде карт, авызын ачып иснәде, һәм ашыкмый гына хикәясен башлады.

Бер матур тау битендә тузганаклар яшәгән. Бу игелекле җаннар чиста һавада, Кояш тарафыннан берөзлексез аналарча кайгыртылып, иркәләнеп үскәннәр.

Апрельдә, беренче кар китүгә үк, тузганаклар яктыга бәреп чыга һәм рәхәтләнеп яши бирә икән. Аларга карап, барлык җәнлек, кош һәм һәртөрле юлчы сокланган. Алар, Кояшка таба үрелеп, дөньяга үзләренең нурлы елмаюларын бүләк иткән һәм һәр яңа көнгә чын күңелдән шатланган.

Һәр иртә, кояшның беренче нурлары төшүгә, тузганаклар бер-бер артлы уяна, татлы киерелеп, ерактан балкып торган сары бүрекләрен кия икән. Кояш батканда алар һәрбер шуышкан, йөгерешкән, йөреп яки очып барган җан ияләренә тыныч төннәр һәм татлы төшләр теләп, йокыга китә икән.

Шулай итеп көн артыннан көн үткән.

Апрель җиләслеген май җылысы алыштырган.

Тузганакчыклар зур тузганак, тузганакбикәләр булып киткән: алар олыларча сүз алып бара, гаиләләр кора, балалар турында уйлаша башлаган. Тузганакларга ата-ана булу бәхете бүләк иткән эссе июнь үзен танытырга да өлгермәгән, июль килеп җиткән һәм үзе белән тау битенә июль эссесен алып килгән.

Бигрәк тә Кояшның моңа күңеле булган. Хәзер инде ул үзенең аналарча ярату хисләренә чик куймыйча, барлык тере һәм тере булмаганнарны үзенең кайнар кочагына кысарга, Җиргә бетмәс-төкәнмәс мәхәббәт ташкыннары бүләк итәргә тотынган.

Тузганакчыклар табигатьтәге үзгәрешләрне сизмәгән. Алар игътибарларын балаларына юнәлткән. Балаларга тау битендә яшәү кануннары, биредә янаган куркынычлар, күршеләргә карата хөрмәт турында сөйләргә һәм үзләре белгән бөтен нәрсәгә өйрәтергә кирәк дип санаган.

«Барысын да өлгерергә кирәк!» — дип борчылган тузганак һәм тузганакбикәләр.

Бесплатный фрагмент закончился.

Купите книгу, чтобы продолжить чтение.