Олы юлга җыенганда
Без иң элек Мәккә Мәдинәгә җыенабыз икән алдан әзерләнергә тиешбез. Максатыбыз нинди… дөрес ниятебез булырга тиеш. Кылынасы гамәлләребезне… Пәйгамбәребезнең, ул чорның тарихы белән танышу мөhим. Гади экскурция генә булмыйча ул изге җирләрдәге изге гамәлләрның савапларын алырга насый булырлык итеп башкарып чыгарга тырышу дип кабул итү кирәк.
Документларны тапшыргач 1 айлап шул эшләр белән мәшгуль булдым чакыру хәбәре килгәнче.
Шулар турында бераз танышып китик.
Мәккә ул кыйбла
Китабында …без бу Йортны (Кәгъбәне) кешеләр бергә җыелсын дип, иминлек урыны иттек», — ди Аллаһы Тәгалә «Бәкара» сүрәсенең 125 нче аятендә Җир йөзендә Үзенә гыйбадәт кылу өчен булдырылган беренче Йорт — Мәккәдә салынган Бәйтуллаһ турында. Гарәпләргә генә түгел, бөтен галәмнәргә бәрәкәт һәм һидәят буларак төзелде Аллаһның әлеге Йорты.
Ерак вакытларда Адәм галәйһиссәләм, Җәннәттә яшәгәндә, Бәйтел Мәгъмур дигән урында Раббысына һәр көн гыйбадәттә булды. Шуның тирәсендә көн саен 70 мең фәрештә таваф кыла. Икенче көнгә аларны шул ук сандагы башка фәрештәләр алыштыра. Ягъни һәркөнне 70 мең яңа фәрештә Бәйтел Мәгъмурны таваф кыла. Адәм белән Һәва, Җәннәттән чыгарылганнан соң, Аллаһ Адәм галәйһиссәләмгә Үз катыннан Җиргә бер ак таш төшерде. Шул ак таштан чыккан нурлар бүгенге көндә «Әл Харам» мәчетенең диварларына төшеп калган.
Бу ак таш төшерелгәннән соң, Адәм аның янына чатырсыман бер җайланма корып куя һәм Аллаһ әмере илә көн дә җиде тапкыр таваф кыла –гыйбәдәт урыны тирәли әйләнә.. Кайбер галимнәр исә, мәсәлән, Ән-Нәваи Кәгъбә фәрештәләр тарафыннан төзеп куелды дигән фикердә. Аның озынлыгы 30 терсәк (15 метр), биеклеге 27 терсәк, киңлеге 22 терсәк тәшкил итә. Шис галәйһиссәләмнән соң Кәгъбә җимерелә, Аны Ибраһим галәйһиссәләм улы Исмәгыйль белән нигезеннән күтәреп куялар. Өченче мәртәбә җимерелгәннән соң, Кәгъбәне торгызу эше пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә Аллаһтан вәхи иңә башларга биш ел кала, ягъни аңа 35 яшь вакытта насыйп була. Аның тарихы болай: Кәгъбәтуллаһны өченче мәртәбә гарәпләрнең корәеш кабиләсе төзи. Кара ташны урынына күтәреп куяр вакыт җиткәч, туктап калалар, чөнки аны бөтен гарәп кабиләләре бергә тупланган чагында капкадан кем килеп керә, шул куярга тиеш дигән ышану була. Шул вакытта Рәсүлебез (с.г.в.) пәйда була. Кабилә башлыклары: кара ташны син күтәреп куярсың, диләр. Рәсүлебез (с.г.в.), чапанын салып, дүрт ягыннан дүрт кабиләнең дә берәр кешесенә тотарга куша, ә үзе ташны уртага салып куя. Әнә шулай Кәгъбәтуллаһны өченче мәртәбә гарәпләрнең барча кабиләсе бергә җыелып төзеп куя.
Аннан вакытлар узып, Кәгъбәтуллаһның диварлары какшый башлый. Габдулла ибне Зүбәер атлы сәхабә аны янәдән төзетә. Габделмәлик ибне Ән Мәрван дигән хәлифә соңгы мәртәбә Кәгъбәтуллаһны яңартып куя. Бүгенге көндә дә шул Кәгъбә тора әле. Биредә шунысын ачыклап үтү кирәктер: Кәгъбәтуллаһның асылдагы нигезе Адәм галәйһиссәләм заманыннан ук килә, сүз бара аның искергән-тузган саен диварларын яңартып салу турында.
Кайберәүләр Кәгъбәтуллаһ белән аның янындагы мәчетне бутыйлар. Чынлыкта Кәгъбәтуллаһ янында беренче мәчетне Гомәр ибне Хәттаб төзетә, аңынчы Кәгъбәтуллаһ тирәсе койма белән уратып алынган була. Хаҗ кылучылар күбәйгәч, халык бу урынга гына сыймый башлый һәм Гомәр (р.г.) шунда якын яшәүче кешеләрдән йортларын сатып алып, Кәгъбәтуллаһ ишегалдын киңәйтә. Госман бин Гаффан хәлифәлек иткәндә Хаҗ кылучылар тагы да күбәя һәм ул да мәсьәләне Гомәр (р.г.) шикелле хәл итә. Аның артыннан Габдулла ибне Зүбәер, соңыннан Габделмәлик ибне Ән Мәрван шулай ук эшлиләр. Моннан 30—40 еллар элек мәчет соңгы тапкыр киңәйтеп төзелде. Кәгъбәтуллаһ — мөселманнарны гына түгел, бөтен халыкны һидәяткә илтүче мәркәз.
Шушы изге йортыбызга ел саен миллионлаган мөселман Хаҗ кылырга килә. Рәсүлебез (с.г.в.) безгә: «Хаҗ кылу — фарыз», — дип әйтеп калдырды. Сәхабәләрнең берсе: «Ел саенмы?» — дип сорады. Рәсүлебез (с.г.в.) аңа: «Гомерегезгә бер мәртәбә, — дип җавап бирде, — калганнары нәфел була». Ягъни үз гомерегездә 50 мәртәбә Хаҗ кылсагыз да, шуның бары берсе фарыз булып язылыр. Хаҗ кылуның вакыты — адәм баласы балигъ булганнан алып үлгәнчегә кадәр. Рәсүлебез (с.г.в.) соңгы Хаҗны һиҗрәнең 10 нчы елында кылды. Аңа ияреп 100 мең кеше, 450 чакрым араны узып, Мәккә шәһәренә барды, Гәрафәт тавында Пәйгамбәребез (с.г.в.) соңгы хөтбәсен сөйләде..
Шул вакыт Рәсүлебезгә (с.г.в.) «Маидә» сүрәсенең 3 нче аяте иңде: «…Бүген сезнең динегезне мөкәммәл иттем, сезгә дигән нигъмәтемне тәмам иттем вә сезнең өчен әзерләнгән Ислам динен хуп күрдем…» Гәрафәт тавындагы бөтен кеше шатлана, бер Гомәр (р.г.) елый! Рәсүлебез (с.г.в.) аннан: «Ник елыйсың?» — дип сорый. Гомәр (р.г.) җавап бирә: «Йә, Рәсүлүлла, һәрнәрсә үсә камилләшкәнчегә хәтле, камил булгач, ул кими башлый. «Дөрес әйттең», — ди шулчакта Пәйгамбәребез (с.г.в.).
Сахәбә Гомәрдә (р.г.) Аллаһтан бирелгән алдан күрү сәләте бар иде, ул тормышка аек акыл белән карады, аек фикер йөртте, бүгенге көн белән генә түгел, алга карап эш итә белде. Шуңа күрә аны Рәсүлебез (с.г.в.) сүзләре аеруча тетрәндерә һәм юкка түгел: Пәйгамбәребез (с.г.в.) вафатыннан соң ук, әле җәсәде җиргә иңдерелгәнче, мөселманнар арасында тавыш куба. Мәчет эчендә дә сабырсызлык, аңлашылмаучылыклар була. Хәзер дә динебезне камил дәрәҗәдә дип әйтеп булмый, кимчелекләр бар. Арабызда бердәмлек, татулык җитеп бетми, икейөзлеләнәбез, кайсыдыр «җылы» урынны бүлешә алмыйча дошманлашып бетәбез. Шушы гамәлләребез белән үзебез үк Кыямәт көнен якынайтабыз. Рәсүлебез (с.г.в.) аның билгеләрен күптәннән хәбәр итеп калдырды.
Шуларның берсе — Кәгъбәтуллаһны алтынчы тапкыр, соңгы мәртәбә төзү булачак. Эфиопия дәүләтеннән берничә кеше чыгып, Кәгъбәтуллаһны җимерәчәк, җир өстендә аларга каршы сүз дәшәрлек, бу эшләреннән туктатырлык бер генә иманлы кеше дә табылмаячак, дип кисәтеп калдырды Пәйгамбәребез (с.г.в.). Чөнки бу вакытта инде Коръән кире күккә күтәрелгән, намаз, дога-зекер тукталган булыр. Димәк, имансызлар дәвере килә. Шуннан Кыямәткә дә ерак калмаячак. Боларны уйлаганнан соң, һәрберебез Ахирәт гамәлен күбрәк кылып калу өчен ашыгырга тиеш, минемчә.
Мөмкинлек булганда, хаҗны кылу фарыз. Югыйсә, шайтан акчаны, малны тегендә-монда туздырганны көтеп, теләп кенә тора. Әмма шунысын аңлау да мөһим: Пәйгамбәребез (с.г.в.) хаҗ гыйбадәтен мөэминнәрне агарту, аларны мәгърифәтле итү ниятеннән дә үтәде. Ислам галимнәре аның хаҗын мәдрәсәгә тиңләде. Монда булды үгет-нәсихәт тә, җыелыш та, конференция дә! Рәсүлебез (с.г.в.) мөэминнәрне бергә туплады, дәгъват кылды, васыятен әйтеп калдырды. Бүгенге көндә нәрсә күзәтелә? Хаҗга барырга теләүчеләр елдан-ел күбәя. Аларның бик азы гына кайсы урынның нинди тарихи әһәмияткә ия булуыннан хәбәрдар. Хаҗ кылуны мөмкин кадәр файдалы, төгәл итеп оештыру мөһим. Дөрес, аның беренче максаты — фарыз гамәлне үтәү нияте, әмма һәр мөселман аеруча әһәмиятле тарихи вакыйгалардан мәгълүматлы булырга тиеш.
Ул вакытлардан безгә кадәр килеп җиткән кыскача әйткәндә хәбәрләр шулай сакланган.
Мәдинә шәһәре
Динебезнең иң изге урыннарының берсе Сәгуд Гарәбстанының Мәдинә шәһәрендә урнашкан. Ән-Нәбәви мәчетендә Мөхәммәт пәйгамбәрнең (г.в.с.) кабере урнашкан. Мәдинә мәчете әһәмияте буенча Мәккәдән соң икенче урында тора.
Әлеге мәчетне төзүдә пәйгамбәребез (г.в.с.) үзе катнашкан. Бүгенге көндә Мәдинә музеенда пәйгамбәребез катнашлыгында төзелгән дөньядагы иң беренче мәчет макеты саклана. Әлбәттә, ул чордагы мәчет бинасы үтә дә гади булган.
1440 ел элек вакытка әйләнеп кайтыйк. Мәчет гади материаллар: таш, кирпеч, кызыл балчык, пальма агачы ботаклары һәм агачыннан төзелгән. Мәчет төзелгән вакытта ук өч зонага бүленә. Аның беренчесе — түбәлесе — беренче рәттә намаз укучылар өчен тәгаенләнгән була. Икенче зонасы ачык ихата булса, өченчесе — мәчет артында махсус зона — суфилар-ярлы мөһәҗирләр өчен тәгаенләнә. Мәчет 1050 квадрат метр мәйданлы була һәм анда бер үк вакытта 1700 кеше гыйбадәт кыла алган.
Мәчет беренче тапкыр һиҗри елның 7 нче елында Мөхәммәт пәйгамбәр (г.в.с.) катнашлыгында зурайтыла. Мәчетнең мәйданы 2500 квадрат метрга кадәр җиткерелә һәм анда берьюлы 4,166 кеше намаз укый ала. Мәчетнең тышкы күренеше үзгәртелми.
Пәйгамбәребез (г.в.с.) 622 нче елда каты авырып китә. Аның гомеренең соңгы өч көнендә, чире көчәйгәч, имам вазифасын Әбү-Бәкер башкара. Каты авырса да, Әбү-Бәкер намаз укый башлагач, Мөхәммәт пәйгамбәр (г.в.с.) яшәгән бүлмәсеннән чыгып хәлифләренә карый. Аны күргәч, Әбү-Бәкер, пәйгамбәр имам вазифасын үзе башкарсын өчен аңа юл бирә, әмма Мөхәммәт галәйһиссәләм дәвам итегез дип, кулы белән хәлсез генә ишарә ясый да кире бүлмәсенә кереп китә. Бу тарафдарларының аны соңгы тапкыр күрүләре була. Пәйгамбәр бүлмәсенә кергәч, башын хатыны Гайшәнең тезләренә сала. Чире көчәя бара. Ул өч тапкыр «изге юлдашлар белән» дип кабатлый һәм… җан бирә.
Пәйгамбәр вафат булгач аны кайда күмү турында киңәшләшә башлыйлар. Әбү-Бәкер, мин пәйгамбәрдән (г.в.с.) пәйгамбәрләрне үлгән урынында күмәләр дип әйтүен ишеткәнем булды, ди. Көрәешләр аны Гайшә бүлмәсендә күмәргә карар итә. Күмәр алдыннан якын сәхәбәләренең һәркайсы, ул яткан бүлмәгә берәм-берәм кереп, җеназа намазы укыйлар. Риваятьтә җеназа намазы ике көн барды дип хәбәр ителә. Пәйгамбәрнең меңнәрчә сәхәбәләре җеназа намазы укый.
Вакыты җитеп динебезнең беренче халифләре Әбү-Бәкер, аннары Гомәр дә дөнья куйгач, икесе дә пәйгамбәребез янына җирләнә. Гомәрдән соң Гайшә бүлмәгә кара пәрдә элә. Шуннан соң бу урынны ябалар һәм ул Әл-Һиҗрәт әл-Нәбәви дип атала башлый.
Гүзәл чатырлар
Пәйгамбәребез вафатыннан соң мәчетне зурайту эшләре дәвам иттерелә. Үз вакытында Гомәр ибн Хаттаб мәчетне зурайтуга үз өлешен сала. Мәчет мәйданы 3600 квадрат метрга кадәр зурайтылганнан соң анда берьюлы 6 мең кешегә намаз уку мөмкинлеге туа. Гомәр беренче булып мәчет ихатасына таш сала һәм шул чордан алып әлеге ихата хасва дип атала. Бүгенге көндә изге мәчетнең ачык һава астында урнашкан ихатасында автомат рәвештә эшләүче чатырлар корылган. Чатырлар мәчет ихатасын кояш һәм эсседән саклый. Кешеләр ул матур чатырлар астында йөргәндә аларның никадәр катлаулы механизмнан корылуы турында аңлап-белеп тә бетермиләр.
Бесплатный фрагмент закончился.
Купите книгу, чтобы продолжить чтение.