16+
Татарские стихи

Объем: 342 бумажных стр.

Формат: epub, fb2, pdfRead, mobi

Подробнее

Введение

Кадерле дуслар!

Хөрмәтле шигъриять яратучылар!


Дөнья искиткеч матур, тормыш кызыклы. Үзеңә охшаган шөгыль тапсаң, яшәү тагын да күңеллерәк.

Мин иҗад яратам. Җырлыйм, баянда уйныйм.

Педагог булып эшләп, хаклы ялга чыккач, шигырь яза башладым. Минем шигырьләрем мәгънәле мәхәббәт хакында. Туган илгә, туып — үскән җиргә, әти — әнигә, кешеләргә, табигатькә булган зур сөю хакында. Күңелегезгә хуш килгән шигырьләр табырсыз дип ышанам.

Яхшы күңелле, изгелекле, ярдәмчел булып яшик. Исемгә тап төшермичә, кеше булып кала белик, дуслар!

Сау — сәламәт һәм бәхетле булыгыз!

Эшемә нык җитди карап, саф татар телендә язырга тырыштым. Бәлки, кемдер өчен файдалы булыр, сүзлек байлыгы артыр. Газиз ана телен, татар телен өйрәник, онытмыйк, гореф — гадәтләрне ихтирам итик, милләтебезне саклап калыйк, дуслар.

Шигырьләр гади, аңлаешлы итеп язылган, җиңел укыла, ритм бар. Хәтерне яхшыртыр өчен, ятлап алырга мөмкин. Көйгә салып, җырларга да була.

Бәлки, шигырьләрем сездә дөньяга икенче караш, күзәтүчәнлек, ихтибарлы булу, соклана белү сыйфатлары уятыр.

Минем сезгә исбатласым килә. Һәрбер кеше шигырь яза ала. Моның өчең бары тик нык зур теләк кирәк. Хыяллар тормышка аша!

Уңышлар телим сезгә!

Серле ачкыч

Бәхет ачкычы эшләдем,

Алыгыз, кемгә кирәк.

Ачкыч булмаганга, бәлки,

Бәхет тапканнар сирәк.


Таратам серле ачкычлар,

Оялмагыз, алыгыз, дуслар,

Файдасы тисен әйдә,

Шатланып яшик җирдә.


Матур бизәкләр куеп,

Чын күңелдән эшләдем.

Җитә, барыгызга җитә,

Мин бит тырыштым.


Гади генә ачкыч,

Җиңел итеп борыла.

Сулга борсаң, күрерсең —

Бәхет анда агыла.


Күз тиюдән курыксаң,

Саклап тот бәхетеңне.

Уңга борып ачкычыңны,

Яшереп тот син аны.


Зәңгәр болытлар күрү,

Чәчкә исен сизү,

Балаң тавышын ишетү,

Атлап, йөгереп китү,


Йоклай алу — бәхет.

Дуслар белән көлешү,

Ярату, яратылу,

Эшләргә көчең булу — бәхет.


Акыллы уйлар уйлау,

Сөйләшә алу рәхәт.

Туганнарның исән булуы,

Болар бары да — бәхет.


Санап чыгарга барсын,

Җитмәс калын дәфтәр.

Иң мөһиме беркайчан

Сугыш кына булмасын.


Тыныч тормышта яшәү

Үзе бер олы бәхет.

Зинһар, сакла безне, Ходай —

Күрмәсәк иде кайгы, хәсрәт.


Ачкычыгыз югалып куйса,

Һич борчылмагыз, дуслар.

Миңа тагын килегез,

Ясый беләм ачкычлар.

Йокысыз төн

Төнне йокысыз үткәрдем —

Шигырь килде башыма.

Кабаланып язып куйдым

Дәфтәр алып кулыма.


Шигырь язсам рәхәт була,

Шатланам иҗадыма.

Матур килеп чыкса, ашыгам

Укырга балаларыма.


Бар да шагыйрь була алмый —

Ул җиңел кәсеп түгел.

Үзең өчен генә яз дип,

Миңә киңәш бирә күңел.

Сирень

Ямьле май ае килде,

Дөньяны матурлый, тырышып.

Бакчаларда агачлар

Чәчәк ата ярышып.

Табигатьтә һәрчак тәртип,

Иң беренче ата муел.


Аннары алмагач, чия,

Аларга калганнар иярә.

Сирень ашыкмады быел,

Чәчәген күрсәтергә.

Нишләп, сиренькәем, соңладың,

Күнелең төшмәдеме әллә?


Уйлагансыңдыр, мөгаен,

Нигә инде чәчкә атам,

Янә шиңәргә булгач.

Эх, сирень, сиренькәем,

Синең хакта җыр язалар,

Ишеткәнең бар микән?


Димәк, шуңа лаексың,

Юкка җыр багышламыйлар.

Без бит сине яратабыз,

Бел, син безгә гел кирәк.

Гомерең кыска булса да,

Син биргән шатлык — безгә бүләк.


Озак яшәп тә бу дөнъяда

Файда китергәннәр сирәк.

Хуш исле матур сиреньнәр

Кыш буе тора күз алдында.

Матурлар күп безнең арада,

Алар синең кебек түгелләр.


Менә бит, нинди көчкә ия сүз,

Вакытында әйтә белсәң.

Сирень гөрләп чәчәк атты,

Уздырды барысын да.

Кеше күңелен күтәрергә дә

Бары тик бер сүз җитә.

Бер — беребезне мактап, канатландырып,

Матур итеп яшик бергә.

Тормышны яратам

Язгы яфракны селкетә җил, өзгәли.

Нык тора яфрак, бирешми.

Көзге яфрак түзә алмый җилгә,

Очып төшә, өзелеп, җиргә.


Яшел яфрак кебек, яшь кеше

Кайдан көч ала?

Картайгач, кешенең көче

Кайда китеп югала?


Сары яфрак кайчандыр

Яшел булганын онытмасын,

Яшел яфрак сары яфракның

Хәлен һәрчак аңласын.


Тормышның әче җилләре безне

Гел урап узсын иде.

Ходайның мәрхәмәтен, изгелеген

Һәрчак күрергә язсын иде.


Әй, тормыш — син сихри дарья,

Бик катмарлы булсаң да,

Мин барыбер яратам сине —

Ишетсен, әйдә, бар дөнья.

Бишек кадагы

Бар бик серле бер кадак,

Өйнең түбә тактасында,

Ул нык күпне күргән

Телсез шаһит барсына.


Менә шул тимер кадакта

Эленеп торды бишек.

Шул бишектә, аллы — артлы,

Без тугыз бала үстек.


Беребез сикереп төшүгә,

Икенчебез урын алган янә.

Бишектә рәхәт йоклауы

Чайкалып акрын гына.


Бишек җыры моңлы булды,

Тыңладык елаудан туктап.

Арыш икмәген чәйнәп,

Чүпрәккә төреп, төйнәп,

Әни авызга каптырган,

Түз балам, елама, берүк,

Чыдам булырга өйрән дип,

Кулына алып урагын,

Басуга эшкә йөгергән.


Икмәкне суырып беткәч,

Ачыгып, тәмам сусап,

Йоклап киткәнбез, арып,

Хәлдән тайгынчы елап.


Ул кадак бар әле дә,

Калдырдык аны истәлеккә.

Үткәнне онытырга ярамый,

Шунсыз юл булмый киләчәккә.

Урман

Язны чак көтеп алдык,

Түземлек беткән иде.

Яз килде икән, димәк,

Яшәргә өмет бар әле.


Безнең йөзләр бүген җитди,

Бик мөһим эшебез бар.

Чыгып киттек урманга,

Яшел витамин җыярга.


Малайлар атлый ашыгып,

Әниләр бит көтәләр.

Яшел аш булыр өстәлдә,

Бүген кич, Алла бирсә.


Барып кердек урманга,

Тирә — як тулы үлән.

Саумы, урман, уртаклашчы,

Тәмле ризыгың белән?


Шаулап утырган урман

Кинәт кенә шым булды.

Дәшмәү — ризалык билгесе

Дип, уйладык без моны.


Тотындык үлән ашарга,

Какы, кәҗә сакалы,

Кузгалак, кыргый суган

Ашап рәхәтләндек без.

Аш пешерергә булыр дип,

Җыйдык балтырганын да.


Рәхмәт инде сиңа, урман,

Әлдә барсың дөньяда.

Саклап калдың ачлыктан

Яуыз сугыш вакытында.


Бер кочак үлән җыеп,

Шатланып зур байлыкка,

Йөгердек кайтыр якка,

Әниләр көтә анда.


Карап калды арттан,

Каен артына качып,

Кеше дә үлән ашый икән

Дип, гаҗәпкә калган куян.

Авыл көтүе

Авылым урамы буйлап

Китеп бара көтү.

Юл күрсәтеп килә алдан

Көтүче Файзылгаян.

Аның артыннан төшеп алган

Куркыныч, тырпайган мөгезле,

Малларның икенче башлыгы,

Үрге өч Галинең усал үгезе.

Үгез үзе генә көтәр иде,

Саклап авыл көтүен,

Чыбыркысы юк аның,

Шунсыз булмый бит инде.

Әле таң атып та бетмәгән,

Бар да инде аяк өстендә.

Шаулыйлар, кычкыралар,

Мә-ә-ә дә мә-ә-ә,

Үзләре бирми бер ни дә.

Көтүче бер шартлатса,

Үзе үргән чыбыркысын,

Бар да кинәт шым була,

Ачык авызлылар хәтта

Телләрен тешләп ала.

Аннары тагын, онытылып,

Кычкыра башлый бар да.

Кемдер атлар — атламас бара,

Йоклап — йоклап та ала.

Чыбыркы янә шарт итсә,

Шунда ук айнып китә.

Сугышу гадәткә кергән,

Йокысы туймаган ике кәҗә

Ду килеп сөзештеләр.

Чыбыркының көчле тавышына

Куркып егылды кәҗәләр.

Ике сыер шым гына

Көтүдән калган иде.

Кайтып йокларга иде исәп.

Чыбыркы шарт иткәнгә,

Торып йөгерделәр алга,

Көтүчене дә узып киткәнче.

Кичен янә, урам тутырып,

Көтү кайта авылга.

Янә шау — шу, кычкыру,

Сагынганнар барсы да.

Хуҗалар каршы чыккан

Икмәк тотып кулына.

Сыйпап аркасыннан малларын,

Кертәләр йорт алдына.

Авыл тынды таңга кадәр,

Чыбыркы да сузылып ятты,

Аңа да бит ял кирәк.

Әй рәхәт, кәеф яхшы,

Куаныч күңелгә сыймый.

Бакчалар тулы бәрәңге,

Абзарда күп мал — туар.

Авылым яши шулай.

Бер эштән дә куркып тормый,

Халкым уңган, бик тырыш.

Шулай булсын, матур булсын,

Гөрләсен авылда тормыш.

Песи бәхете

Күрсәгез иде бар малайның

Песи кочаклаганын.

Аңардан да бәхетлерәк

Кеше юктыр, мөгаен.


Нык кысып кочаклаган

Мәхәббәте көчле булганга.

Чиксез бәхетле ул,

Үзенә дус тапканга.


Малайдан да бәхетлерәк

Кочакта яткан песи.

Колаклары бөкләнгән,

Күзе кысылып беткән.


Үзе көчкә тын ала,

Ләкин барсына да риза,

Риза, риза барсына,

Тик яратсыннар гына.


Шул кадәре канәгать ул,

Аңа башка берни кирәкми.

Назга сусаган бит ул,

Кемнең яратыласы килми?


Олы йөрәкле малай

Пошымсыз үтә алмаган.

Кемдер ташлаган песине

Алып кайткан урамнан.


Песинең киләчәге

Ышанычлы кулларда.

Без дә мәрхәмәтле булыйк

Дүрт аяклы дусларга.

Яшә, авылым!

Биек тау башына мендем,

Булдыра алдым, көчем җитте.

Бик менәсем килгән иде,

Рәхмәт Ходайга, ярдәм итте.

Аска карап басып торам,

Хайран калып тирә — якка,


Уч төбендәге кебек анда

Туган авылым ята.

Бу урамда уйнадым,

Монысыннан суга бардым,

Борма сукмаклардан йөреп,

Белем мәктәбе беттем.


Авыл — яхшы укытыучы,

Тормыш мәктәбен дә

Мин матур итеп үттем.

Ялан аяк җиргә басып

Йөредек без шатланып.

Авылда үскән бала гына


Җирдән көч — күәт ала.

Бәхетлемен, авылда үстем,

Күп нәрсәгә өйрәндем.

Хәзер шәһәрдә яшәсәм дә,

Авылда һәрчак күңелем.

Сагынам бала — чагымны,


Искә төшә яшьлегем.

Янә ялан — аяк тугай буйлап

Уйларымда йөрим туйганчы.

Дөньябыз безнең матур,

Булгач авылларыбыз.

Безнең тамырлар нәкъ анда,


Без шуннан көч алабыз.

Яшә авылым, мәңге яшә,

Сүндермә утларыңны.

Син яшәсәң безгә рәхәт,

Сиңа барысы өчен рәхмәт.

Кадерле кешем

Һәрберебезнең дә нәнәсе бар,

Нәнәй — кирәкле кеше.

Җылы килә кулларыннан,

Сыйпап алса аркамнан.

Сөю тулы күзләреннән

Сибелә якты нурлар.


Ашлары искиткеч тәмле,

Акыллы киңәшләре.

Тыңладым бишек җыры да,

Тибрәлеп татлы йокыда.

Дөньядагы иң шәп кәнфит

Нәнәй кесәсендә качып ята.


Яраткан оныгыма булыр дип,

Үзе ашамый, саклап тота.

Нәнәй, син шатлык илем,

Искиткеч зур байлыгым.

Тормышымда син булгач,

Рәхәтлек кичереп яшим.


Җыерчыклы кулларыңнан сыйпап,

Тузганак бүләк итәм.

Мәңгегә калырсың хәтеремдә,

Онытмам сине, нәнәм.

Мәхәббәт бар

Сандугачым, сиңа багышлап,

Бик күп язылган җырлар.

Тамашачың тыңлый, мактап —

Яраталар сине алар.

Өздереп сайрый беләсең,

Көне буе җырлыйсың.


Артистлыкка укымасаң да,

Уздырасың барсын да.

Нәрсә турында җырларың,

Эх, беләсе иде шуны.

Берәйсенә исең китеп,

Гашыйк булгансың, бугай,


Гашыйклар җырлый шулай.

Тик, сиңа бер үтенеч бар,

Үтә әле шуны, зинһар.

Ичмасам, син җырлама әле

Бәхетсез мәхәббәт турында.

Ул хакта җырларга да түгел,


Кирәк тизерәк онытырга да.

Ярата белә ул йөрәк —

Эзләнергә кирәк, димәк.

Өр — яңа мәхәббәт килер,

Таң калдырып үзеңне.

Мәхәббәт бар, бәхет бар,

Җитәкләшеп, шат елмаеп,

Безнең арада йөри алар.

Мәхәббәтле, бәхетле булып,

Озак яшәек, дуслар.

Бәхет булсын бүләгем

Бүләк итәсем килә

Сиңа бәхет кошын.

Һәрчак яныңда булыр

Җәен һәм кышын.

Мин аны тоттым инде,

Син эзләмә, уйланма.

Очып китмәсен тагын,

Нык тот, ычкындырма.

Бәхетне эзләмәгез,

Ул бит югалмаган.

Янәшәдә көтеп тора

Тик үрелеп ал гына.

Сиңа бирсәм бәхет кошын —

Үземә калмый инде.

Нишләп калмасын, кала,

Мәхәббәт парлы була.

Син бәхетле елмайсаң,

Күңелем тынычлана.

Икебезгә бер кош җитә —

Мәхәббәтем, булыйк бергә.

Бәхетне эзләмәгез,

Ул бит югалмаган.

Янәшәдә көтеп тора

Тик үрелеп ал гына.

Сайлама син, сайланма,

Яхшыракны эзләмә.

Синең бәхет минем кулда,

Ышан әйткән сүземә.


Вәгъдә итмим йолдызлар,

Бу — сүзләр генә.

Мәхәббәттә яшәтермен

Назлап, иркәләп кенә.

Җавап көтәм

Көчле елга гөрләп ага,

Сыеша алмый ярына.

Әле китә ул шаулап,

Әле ага тын гына.


Ярдан ташып килеп чыкса,

Тутыра бар дөньяны.

Котылып булмый бу хәлдән —

Җиңеп кара син аны.


Тормыш та нәкъ шулай —

Бер тын гына ага,

Бер китә ифрат кайнап,

Аңа бит шулай охшай.


Мин риза бу хәлгә,

Янып яшәргә кирәк.

Сүнгән учак кебек, пыскып ятырга

Бер дә юк минем теләк.


Ник туганмын бу дөньяга,

Дөрес яшим микән?

Ходайдан җавап килгәнне

Көтәм мин, өметләнеп.

Бәлки, яхшы якка

Өлгерермен төзәлеп.

Яшем — минем байлыгым

Ага елга ташып алга,

Әллә кайда ашыга.

Гомер дә елга кебек,

Әллә кая агып, югала.


Әле кичә генә биш яшъ иде,

Бүген инде илле биш.

Балачак күңелле иде —

Шулай булырга тиеш.


Бәләкәй чагымны сагынам,

Эх, булса иде бер күпер.

Күпер аша йөгереп чыгып,

Бала чагым кочагына


Ташланыр идем шатланып.

Болыннарда ялан аяк

Йөгереп, туйганчы уйнап.

Янә кайтыр идем илле бишкә,


Яшем бит — минем байлыгым,

Минем акыл, тәҗрибәм,

Мин шуны яхшы беләм.

Гомернең икенче яртысын

Башлыйм бүген яңадан.


Алда көтә зур шатлыклар,

Мин белмәгән ачышлар.

Серле ишеген ачып,

Атлыйм сихри дөнъяга,

Ходай ярдәм бирсен, иншалла.

Чыныккан керпе

Керпенең картатае

Бик күпне белә.

Ул өйрәткән оныгын

Ялан — тәпи йөрергә.


Йомшаккаем, керпекәй,

Җирне тоеп йөресәң,

Күп көч алырсың,

Үзеңә баһадирдай.


Керпе бик тыңлаучан,

Киңәшне ул аңлаган.

Иртә яздан көзгәчә

Йөгерә ялан — тәпи.


Кышын йокыга тала —

Тәбигать шулай куша.

Әче суык, бураннар

Куркыныч түгел аңа.


Йоклый ул рәхәтләнеп,

Уянып китми, төчкереп.

Чыныксаң, син дә шулай

Таза булырсың, дускай.

Иң тәмле ризык

Искиткеч бер мизгел бар,

Нәкъ җәйнең уртасында.

Ярышып чәчкә ата

Бәрәңгеләр бакчада.


Авылым ямьләнеп китә,

Күңелгә шатлык тула.

Тырышып үскән бәрәңгенең

Уңышы бик мул була.


Әй, бәрәңге, бәрәңге,

Әлдә син бар әле.

Колумб, сиңа рәхмәтлебез,

Искә алабыз гел генә.


Кемгәдер банан кадерле,

Без яратабыз бәрәңге.

Бәрәңгене нык зурлыйк,

Ул тик мактауга лаек.


Бәпембә түгел бәрәңге,

Үсми бит үзе генә.

Тир түгеп эшләсәң генә,

Бәрәңгеле булырсың ел әйләнәсенә.


Ходай бәрәңгедән аермасын,

Ул бит — икенче икмәк.

Бәрәңге, икмәк бар икән,

Яшибез әле, димәк.

Зур вакыйга

Бүген көтү куганда

Таралды авылга хәбәр.

Клубта кино була кичен,

Индиядан җибәргәннәр.


Эчкә шатлык йөгерде,

Күңел җырлап җибәрде,

Юкка чыкты начар кәеф,

Көн бәйрәмгә әйләнде.


Көтүче Файзылгаян

Җитди кисәтү алган:

«Көтүне бүген кичен

Алып кайт вакытында.


Сыер савырга өлгермәбез,

Соңга калдырма безне,

Кино көтеп тормый,

Аның бар үз сәгате».


Төтен килеп тә чыкты

Мунчалар мөрҗәсеннән.

Мунча кереп, чистармыйча,

Кинога бара мени кеше.


Гүзәл затлар бизәнде,

Көчле затлар кырынды.

Киенешеп, аллы-гөлле

Халык клубка агылды.


Ә урамга тәмле булып

Хушбуй исе таралды.

Клуб кеше белән тулды,

Сыймаганы тәрәзәдән карарга

Шатланып риза булды.


Күтәренке күңел, кәеф яхшы,

Сөләшәләр бар да көлешеп.

Һинд көен ишетүгә

Кинәт шым булды барсы.


Өч сәгатькә һәркем югалды

Артистлар арасына кереп.

Онытылды дөнья мәшәкате,

Борчулы уйлар, хисләр.


Нәрсә дә соң фильм сере,

Ник аны яраталар?

Мәхәббәт турында бит ул,

Кем соң аңа сокланмаган,

Мәхәббәтне күреп, кем туйган?


Эх, бар иде бит заманалар…

Кино шатлык китергән чаклар,

Кабатланмый торган вакытлар,

Һәр нәрсәнең үз вакыты бар.

Өлгерегез вакытында тотып

Калырга бәхетле минутлар.

Каз өмәсе

Бүген авыл гөрләп тора,

Каз өмәсе бит анда.

Уен — көлке, дәртле җырлар,

Яңгырый тирә — якка.


Тезелешеп утырганнар,

Алларына каз куеп,

Яулыгын артка бәйләгән,

Чиккән алъяпкыч кигән,


Ярдәмчел күрше апайлар,

Киленнәр һәм яшь кызлар.

Бигерәк җитез, тырышлар

Мамык йолккан куллар.


Тау өелгән мамыктан,

Әйтерсең дә кар яуган.

Йоклауы рәхәт булыр

Йомшак мамык өстендә.


Чигелгән мендәр тышлары

Аны күптән инде көтә.

Мыек астыннан елмаеп,

Утыра гармунчы егет.


Шым гына кәләш күзли ул

Уздырмый бушка вакыт.

Кеше эштә сынала бит —

Бүген нәкъ уңайлы чак.


Бизәкле көянтәгә асып,

Казлар юып кайтуга,

Самовар җырлап утыра

Азык тулы табында.


Хуҗабикәнең осталыгы —

Сокланып та торырлык.

Каз коймагы шундый тәмле,

Телкәеңне йотарлык.


Эшләгән кешенең ашы була,

Тырышсаң — бар да була.

Казлар үссен әйдә мул,

Үткәрелсен өмәләр.

Буыннан — буынга калган

Борынгы йола бит ул.

Тогры дус

Куе урман аша чыктым,

Шулай кирәк булганга.

Куркытты һәрбер күләгә,

Иптәш булмагач әргәдә.

Агып ята киң елга,

Йөзеп чыкмадым теге ярга,

Арысам, кулбашын куярга,

Яхшы дусым булмаганга.


Кайда адашып йөрисең?

Көтәм бит, кил тизерәк.

Киңәшчем, тогры дусым —

Син бит миңа бик кирәк.

Бергә үтик җитәкләшеп —

Тормыш юлы сикәлтәле.

Елмаеп, көлеп, серләшеп,

Күп еллар яшик әле.

Артка карама

Карама артка борылып,

Бар син тик алга.

Сине яктылык көтә

Юлның теге башында.


Артка борылып карама,

Үткәннәрне барлама.

Бүген, әлеге мизгелдә

Бәхетле яшә, әйдә.


Гомер кыска, уйлар озын,

Уйлата да моңлата.

Җырлап җибәр, уйландырса —

Җыр күңелне юата.


Уйлама киләчәкне дә,

Ул әле ерак шундый.

Бүген яшә, бүген шатлан,

Гомеркәй ике килми.

Җирдәге оҗмаһ

Бигрәк көлергә яратам,

Көлеп, хәлләрем бетә.

Һәр нәрсәдән кызык табып

Күңелле яшәүгә ни җитә?


Кайда мин — шунда кызык,

Башкалар аны күрми.

Кызыкны күрә белгәнгә,

Йөземнән елмаю китми.


Көлеп яшик, дуслар,

Гел шат, шаян булыйк.

Һәр кеше дә бу дөнъяда

Бәхетле яшәргә лаек.


Шатланып яшәргә кирәк,

Дөнья матур, яшәү рәхәт.

Җирдәге оҗмаһ өчен

Ходайга бик зур рәхмәт.

Шатлык биюе

Ата — казның шәп кәефе,

Ул бүген әти булды.

Мондый бәхет кемгә шулай

Килеп эләгә әле?!

Бик озак көтте ул,

Тышта ялгызы басып.

Тамагына аш бармады,

Эчмәде хәтта су да.


Карлы яңгырга чыдап,

Баскан килеш йоклап,

Көтте ул өметләнеп,

Тәрәз ягына карап.

Ниһаять, кояш йылмайды,

Табигатькә төс керде.

Кинәт яшел чирәмгә

Сары йомгаклар тәгәрәде.


Тәү тапкыр ата күрде

Газиз балакайларын.

Ата казның исе китте:

«Бу бит минем балалар,

Бигрәк матур бәпкәләр,

Үзләре миңа охшаганнар».

Аяклар үзеннән — үзе


Китте биюгә төшеп.

Әй, биеде тыпырдатып,

Булганчы күңелкәе.

Инә каз оялып кына

Тамашаны күзәтте.

Биеп беткәч йөгерде

Газизләре янына.

Канатларын киң җәеп,

Гаиләсен алды кочагына.


Кузеннән бер тамчы яшь

Тамды үлән өстенә.

Әйбәт, бар да әйбәт,

Ул — бәхет яше генә.

Җимеш

Бакчадагы алмагачлар

Утыра ак чәчкәдә.

Табигать тынып калган,

Мөгаен, нидер көтә.


Ул бит яхшы белә,

Юкка атмаган агач.

Димәк, булыр җимеше,

Бераз көтеп торгач.


Җил урап уза агачны,

Чү, шауламагыз сез дә.

Таҗ вакытсыз коелса,

Җимеш бирми ул чәчкә.


Бала көткән ана да

Сак кына басып йөри.

Яратып сыйпап куя —

Барсын да сизә бәби.

Күпме наз, мәхәббәт

Аның нурлы карашында.

Бәхетле елмаеп куя,

Матур уй килсә башына.


Аңа бар да сокланалар,

Фәрештә бу дип уйлап.

Өрмәгән җиргә утыртмыйлар,

Кадерләп, ихтирамлап.


Нинди күркәм күренеш

Тирә — якта күрәм мин.

Әллә төш булды, әллә хыялым,

Ә тормышта нәкъ киресенчә.


Дөньяны үзгәртеп булмый инде,

Өмет бар тик Ходайда.

Зинһар, Аллам, ярдәм итче

Бала көткән анага.

Якты киләчәк

Урам буйлап кайтып килә,

Чак атлап бер кырмыска.

Кулбашлары сәленгән,

Башы өелгән аска.


Иртән торды кояш белән,

Ул күптән инде йоклый.

Кырмыска чак эш бетереп,

Өенә таба атлый.


Юынырга түгел, ашарга да

Хәле бөтенләй калмаган.

Кара җирдә эшли бит ул,

Кәсебе калган ата — бабадан.


Юкка чыкты шым гына,

Кайда китеп югалды,

Нәкъ сигез сәгатьлек эш —

Болай булмаска тиеш.


Юкка көрәшкәннәр икән

Безнең ата — бабалар.

Дөрес эшләп, ял итеп,

Матур яшәсеннәр иде балалар.


Караңгыдан караңгыга кадәр,

Кырмыска кебек эшләп,

Яшьләрнең гомере уза,

Гаилә корырга да юк исәп.


Кырмыска күпкә чыдар,

Биле нечкә булса да.

Кешегә ярдәм кирәк,

Көчле дип саналса да.


Һәр кешенең хокуры бар

Сигез сәгатьлек эшкә.

Якты киләчәкне көтергә

Түземлек бир Ходай безгә.

Кеше күңеле

Кеше күңеле бигерәк нечкә,

Җеп кебек, өзелергә тора.

Каты бәрелмәгез кешегә,

Тиз төзәлми бит яра.


Бирелгән кешегә тел —

Сөйләшеп яшәр өчен.

Әгәр бүре сөйләшә алса,

Усал сөйләшер иде гел.


Бүре булмыйк, дуслар,

Кеше бит акыл иясе.

Сүзнең кадерен белик,

Уйлап сөйлик сүзне.


Матур сүз әйттегезме

Әле бүген берәйсенә?

Өлгергәнсез, димәк, ул кешенең

Кояш балкый күңелендә.


Кеше шатландыра белсәң,

Үзең дә алырсың шатлык.

Җир шары әйләнгән кебек,

Бар да әйләнеп кайтыр.

Укырга өйрән

Аю күзлеген кигән,

Алдына куйган китап.

Бигрәк кызык язганнар дип,

Укып утыра, мактап.

Ә син укый беләсеңме?

Белмәсәң, тизерәк өйрән.

Китап яраткан кеше

Һәрчак булыр белемле.

Энәле алма

Керпе малае алма тапкан,

Шатланып, уйлап куйган:

«Хәзер кайтам да өйгә,

Бүлеп бирәм әти — әнигә».


Алма киткән тәгәрәп,

Керпе күзе булган түгәрәк.

Тиз генә йомарланып,

Алманы куа киткән.


Ике алма тәгәрәгән,

Бүренең ушы киткән:

«Нишләп алмагачта

Энәле алма үскән?».

Иң яхшы скульптор

Көзгегә карап попугай

Соклана үзенә һәркөн:

«Нинди томшык, нинди каурый —

Үәт матурмын, ичмасам!».


Дөрес яши бу кошкай,

Өйрәнгән үзен яратырга.

Ярата белсәң шулай,

Яратырсың барсын да.


Көзгедән син моңсуланып,

Санама җыерчыклар.

Зур ихтибар бирмә аңа,

Ул бит бары сызыклар.


Көзге һәрчак дөресен сөйли,

Һич үпкәләмә аңа.

Бәхетле итеп елмай,

Елмайган кеше матур була.


Бар да тели үзгәрергә,

Риза булмыйча танау, иренгә.

Төзәтмә табигатьне, белеп тор,

Алла — иң яхшы скульптор!

Җиңүче

Тургай бигрәк кыен яши —

Песи аңа комачаулый.

Рәхәт сулап, тыныч атлап,

Җиргә төшеп йөри алмый.


Үз кадерен белә тургай,

Ул песи өчен туган мени?

Гарләнмичә, песи азыгы

Булырга ул җыенмый!


Тургай, теләсә җиңел генә

Болытка очып менә ала.

Тели икән, тәрәзәдән кереп,

Өй эчендә оча ала.


Кем аның өчен песи,

Бер йон кисәге инде.

Тургайның ачуы килеп,

Кинәт сызгырган иде.


Песи калтырап төште,

Артка табан чигенде.

Күз ачып йомган арада

Песидән җилләр исте.


Менә шулай, дускайларым,

Яшәгез кыю булып.

Курку берүзе яшәсен әйдә,

Куркып кына тын алып.

Туган илне ташламагыз

Кыш бөтенләй булмый диләр,

Кайсы бер чит җирләрдә.

Оҗмахка охшап тора,

Әй рәхәттер инде анда.

Тәнгә җылы, һавасы саф,

Җимеш үсә ел әйләнәсенә.

Барып яшәргә шунда

Барыбер тартмый күнелем.

Чыгып китсәм, югала бит

Искиткеч дүрт мизгелем.


Кар шыгырдый аяк астында

Яуган чакта энҗе бөртекләр.

Кызарган алма кебек,

Матурланып китә битләр.

Әле яңгыр ява, әле кар,

Әле көзге җилләр исә.

Язын табигать уянса,

Үзе бер зур мөгҗизә.

Туган ягым болыннары,

Якын урман, таулары,

Чылтырап аккан чишмәләре,

Нинди матур кешеләре.


Ничек ташлап китәм барсын,

Юк, миннән булмый.

Яфрак кебек саргаермын

Сагынуга түзә алмый.

Юк, китмим, ташламыйм,

Туып үскән җиремне.

Тынычлан күңелем, борчылма,

Без калабыз монда.

Терәк кирәк Ватаныма —

Әле аның авыр чагы.


Бар да үтәр, әйбәтләнер,

Нык көчле минем илем.

Авырлыклар җиңеп чыгып,

Зур дәүләткә әйләнер.

Күкрәк киереп, горурланып,

Яшәрбез әле шатланып.

Безгә сокланыр илләр,

Дуслашырга бар да теләр.

Нык тор илем, бирешмә,

Без — синең белән бергә!

Акыллы песи

Бар минем шәп песием,

Беркемгә аны бирмим,

Үзе акыллы, үзе тыйнак,

Шым гына утыра карап.

Нәрсә бирсәң шуны ашый,

Холыксызланып тормый.

Минем белән чәй әчә,

Кыздырган бәрәңге ашый.

Кеше кебек утыра,

Мин сөйләгәнне тыңлый.

Нәрсә дисәң дә аңлый,

Тик җавап кына бирми,

Бик сөйләшер иде дә,

Эх, татар телен белми.

Мода

Маймыл базарга барган,

Яңа киемнәр алган.

Ертык чалбар, тишек күлмәк,

Аңлашылды, мода куа, димәк.

Кыска күлмәк

Куян кунакка килгән,

Кыска күлмәген кигән.

Аяклары кәкре икән,

Үзе шуны белә микән?

Аңлашылмаган уен

Йорт алдында күмәкләп

Өй-өй уйный бәләкәй кызлар,

Чиста итеп җыештырып,

Тәртип ясап куйганнар.

Матур табын артына

Җыелганнар кунаклар,

Тыйнак булып, шым гына,

Утыралар курчаклар.


Сугыш –сугыш уйныйлар

Янәшәдә малайлар.

Бер тегеләй, бер болай,

Кычкырышып чабалар.

Агачтан ясаган мылтыктан

Пых та, пых дип, аталар.

Шундый ямьсез уеннан

Ни кызыгын табалар?


Аңламый кызлар малайларны,

Малайлар, әлбиттә, кызларны.

Аңламаса, аңламас инде,

Ин мөһиме уен ич,

Ә уйнавы шундый рәхәт.

Эх, балачак, балачак,

Кабатланмый торган чак,

Сагынып искә алам һәрчак.

Кыю бәпкә

Бәләкәй генә бер бәпкә

Бөҗәк күреп нык курккан.

Тизерәк йөгереп барган

Әти — әнисе янына.


Кочаклап алды әнисе,

Газиз баласын җәлләп.

Ата — казның ушы китте:

«Бу ни хәл, нинди эш,

Болай булмаска тиеш.


Мин тырышкан булам,

Кирәк булса, сугышып,

Карчыганы да җиңәм.

Яшә миннән үрнәк алып,

Кыю, батыр бул балам».


Бәпкә чыкты шым гына,

Җылы канат астыннан.

Кыю басып атлап китте

Бөҗәк ягына табан.


Барлык көчкәен җыеп,

Кычкырырга ашыкты:

«Мин синнән куркмыйм,

Бөҗәк, белеп тор шуны!».


Үзе тагын йөгерде качырга

Каз канаты артына.

Ярый, шулай булса да —

Кыюлык шуннан башлана.

Икеләтә шатлык

Бүген төнлә йокламадык,

Сарык сагалап чыктык.

Туарга тиеш иде бәрән,

Бәлки, кирәк булыр ярдәм.

Юкка йөредек, йокламый —

Бәрән кабаланмады.

Иртән керсәк абзарга,

Таң калдырды мөгҗизә.

Басып тора ике бәрән,

Берсе ак, берсе җирән.

Көткән идек берәүне,

Туган игезәк бәрән.

Зур рәхмәт инде Ходайга,

Шатлыкны күпләп биргән.

Түземлек — зур көч

Сорама син байлык,

Сорама син дан, бөеклек.

Сора син Ходайдан

Бары тик түземлек.


Түземлек зур көчкә ия,

Түз, бирешмә, әйдә.

Әле кыен икән,

Рәхәт булыр тиздән.


Ходай күтәрә алмаслык

Авырлыклар бирми ул.

Сабыр итеп барсына,

Чын күңелдән риза бул.


Җиңеп чыксаң авырлыкны,

Үзеңә сокланырсың.

Артыр рухи байлыгың —

Сабырлык төбе сары алтын.

Соңгы ветеран

Зәңгәр күкне байкап оча,

Колачын җәеп, бер кош.

Менә кайда ул рәхәтлек,

Менә нинди матур очыш.


Әй, иркен тын алулары —

Ирекле булу рәхәт бит.

Башкортостан кошы ул,

Исеме аның бөркет.


Үзе кыю, үзе матур,

Оясы биек тауда.

Чал Урал кебек батыр,

Җиңеп чыга һәр яуда.


Эх, бар иде шәп егетләр,

Менә шундый бөркет кебекләр.

Яу кырында ятып калдылар,

Канатларын инде какмыйлар.


Бөек Ватан сугышыннан

Бар да кире кайтмады.

Ичмасам, яудан кайтканнар

Озак яшәсен иде.


Бер — бер артлы ветераннар

Китәләр безнең арадан.

Нинди моңсу күренеш —

Ашыкмагыз әле, зинһар.


Сез бит тере шаһитлар,

Кем өчен без парад эшләрбез,

Кемгә кызыл чәчкә бирербез,

Кем өчен яңгырар җырлар?


Дөнья шундый матур —

Рәхмәт әйтәбез сезгә.

Ашыкмагыз әле китәргә,

Шатланып яшик бергә.

Стройда калды соңгы ветеран,

Зинһар, нык бул, бирешмә.

Яу кырында ничек тырышсаң,

Әле дә көч тап яшәргә.


Син безне үткән белән

Тоташтырган корыч җеп.

Өзелә күрмә, берүк,

Озак яшә, горурлык тоеп.

Балта остасы

Һәр авылда бар

Уңган балта остасы.

Агачтан өй сала ул —

Хайран кала барысы.


Селти — селти балтасын,

Иртәдән кичкә кадәр,

Мөгҗизә ясап куя,

Тезеп күп бүрәнәләр.


Ишеген дә ясый белә,

Тезә тәрәзәләрен.

Идән түшәп, башын ябып,

Бетереп куя эшен.


Җил — яңгыр кермәсен

Дип, нык яхшы эшли.

Агачтан челтәр ясап,

Өйнең тышын бизи.


Эшен бигрәк ярата,

Сокланырлык бу кеше.

Авылның матур өйләре —

Аның хезмәт җимеше.


Түккән тир бөртекләрен

Алмаштырсаң алтынга.

Күтәрә алмаслык булып,

Әйләнер иде тауга.


Эх, булсам иде скульптор,

Һәйкәл ясар идем үзем.

«Яшәсен балта остасы!» —

Булыр иде язган сүзем.

Матур мизгел

Яз килә, яз килә,

Карлар эри, су таша —

Менә сиңа бушлай тамаша.

Сыерчык кайтты көньяктан,

Ул сәлам алды барыбыздан.

Яфрак ярды каеннар,

Тиздән чәчкәсен барлар.

Тузганак чәчкә ата —

Дөньяны матурлата.

Кояш елмаеп карый,

Минем күңелемә ярый.

Менә нинди шәп мизгел —

Тормышның кадерен бел.

Сайра, кошчык

Бер кош сайрый һәркөн иртә,

Сокланам тавышына.

Нинди уйлар керде икән

Бәләкәй генә башына?


Бәлки, сөйләп серләрен,

Миннән киңәш көтәдер?

Мин бит белмим кош телен,

Көтеп хәле бетәдер.


Сайра кошчык, сайра әйдә,

Тыңлап торучың барда.

Шым гына тыңлый белгәннәр

Бар ул безнең арада.

Моңлы күңел

Куе урманга кердем,

Кычкырып бер җырладым.

Кайтавазга моңым охшады,

Җырның сүзләрен кабатлады.

Агыла җыр, җыр агыла,

Моң чишмәсе саф, чиста.

Чәчкә кырау төшсә дә,

Һаман җырлый килә.

Җырлыйм әле, җырлыйм әле,

Нык бирелеп хисләргә.

Җыр белән яшәүе рәхәт,

Җырлар бетсә, нишләргә?!


Һәркемнең бу донъяда

Үз эзе була.

Минем дә калыр эзем,

Ходай биргән җырларда.

Тамашачым, сиңа карап,

Рәхәтлек мин кичерәм.

Сез мине бәхетле итәсез,

Мин шуны яхшы беләм.


Җырлыйм әле, җырлыйм әле,

Нык бирелеп хисләргә.

Җыр белән яшәүе рәхәт,

Җырлар бетсә, нишләргә?!

Җырлы гомер бетмәячәк —

Без туганбыз мәңгегә.

Тәбигатьтән үрнәк ал

Ата казны усал дип,

Уйлыйлар барсы да.

Усал түгел, бары тик

Гаиләнең сагында тора.


Ул — бала җанлы ата,

Гаиләсен өзелеп ярата.

Якын килеп кенә кара —

Калкып — очынып тора.

Тәүдә ысылдый ачуланып,

Беренче кисәтү ясый.

Аннары бер кычкырып,

Тамагын куя кырып.


Әгәр аңлый белмәсәң,

Эләктереп ала аягыңнан.

Кереп качканчы өйгә,

Куып йөретә артыңнан.


Исең — акылың китеп торыр,

Кем аны шулай тәрбияләгән?

Кеше булып кеше белмәгәнне,

Каз каян соң өйрәнгән?


Карыйм да табигатькә,

Торам калып гаҗәпкә.

Кошлар белән җәнлекләр

Кешедән яхшырак күренәләр.


Иң зур акыл бирелгән кешегә,

Шулай булгач хур булмыйк.

Безгә табигать үрнәк күрсәтә —

Аңа ихтибар белән карыйк.

Яхшы кәеф

Бер матур саескан

Яңгыр астында калган.

Өстеннән сулар ага,

Бигрәк нык юешләнгән.


Ни хәлләр итәр икән,

Бар микән алмаш күлмәге?

Юк шул, юк башка күлмәк,

Ләкин тыныч аның күңеле.


Яңгырдан соң тирә — як

Матурланган, ямьләнгән.

Табигатькә сокланып, шатланып,

Саескан сикергән дә сикергән.


Башка чарасы калмагач,

Күлмәк үзе кибеп беткән.

Җыен вак — төяккә

Ихтибар бирми саескан.


Төшенкелеккә бирелми ул,

Үзеңне бик җәлләмәскә кирәк,

Бар да үтеп китәр,

Тик түзеп торырга кирәк.

Рәхмәтле булыйк

Шомырт үзенә тапкан

Бик яхшы урын.

Иптәш итеп сайлаган

Күрше алмагачын.


Алмагачка ул сыенган,

Яшәгән, рәхәтләнеп.

Эсседән качкан күләгәсенә,

Җил чыкса, ышыкланган.


Көннәр үтте, еллар узды,

Шомырт күкрәп үсте.

Кош канатын җәйгән кебек,

Ботакларын ерак сузды.


Алмагачка урын калмады,

Җайлап кына кипте.

Тәмам бәләкәйләнде,

Бөтенләй корып бетте.


Бар шундый кешеләр,

Киләләр, кирәк булсаң.

Файдаң бетсә, китәләр,

Оныталар барысын.


Ә шулай да, изгелекләр

Һәрчак күрсәтергә язсын.

Күңел, яхшылыкта булып,

Рәхәтлек кичерә алсын.


Якты уйларда булып,

Файда китереп яшәсәк,

Бу дөньяда беркем булмас

Бездән дә бәхетлерәк.

Ышан

Кояшны күрәсеңме — күрәсең,

Айны күрәсеңме — күрәсең,

Көндез йолдыз күрәсеңме —

Күрмисең, әлбиттә.


Ә ул урынында тора,

Күренә тик төнлә.

Син Алланы да, бәлки,

Юк дип, икеләнәсеңдер?

Ә бит, ышаныр өчен,

Күрә алу кирәкми.


Килер вакыт, берәй заман,

Алла белән очрашкач,

Башың иеп торырсың,

Кызарып оятыңнан.


Бигерәк ахмак булганмын

Дип, үкенерсең шул чакта.

Дөрес яшәмәнсең икән,

Гомерең үткән бушка.


Үткәрсәң һәр көнеңне,

Аллага рәхмәт укып,

Яшәр идең бәхеттә,

Ходай җылысы тоеп.


Җирдәге матур оҗмахтан,

Күктәге рәхәт оҗмахка

Күчәр идең атлап кына,

Яшәү — мәңгелек, онытма.

Үзеңнең бәяңне бел

Тирә — як шаулап тора,

Күтәренке кәефтә һәммәсе.

Бүген монда үткәрелә

Таныклы песи күргәзмәсе.


Бик ерактан килгәннәр,

Матур күлмәк, костюм киеп.

Башына, муенга, хәттә койрыкка

Ефәк бант бәйләп куеп.


Хушбуй исе таратып,

Карап өстән барсына,

Тәккәбер песиләр утыра,

Медальләре ялтырап тора,

Читлекләре дә алтын гына.


Заманалар үзгәрде,

Песиләр хәзер бүтән.

Әзергә генә яшиләр,

Тычкан тотмыйлар күптән.


Хәзер инде песиләр

Ятып кына тора.

Тәмлә ашый да йоклый,

Я телевизор карый.


Үтеп китеп барышлый,

Ялгыш кына, күргәзмәгә

Килеп керде бер песи —

Урамныкы, гади генә.


Йоны тырпаеп тора,

Кермәгән күптән су да,

Колагын песи тешләгән —

Пыр тузып сугышты иртән.


Яхшы токымлы песиләр

Үтә нык гаҗәпләнеп,

Фу, дип, фырылдашып,

Утырдылар арт белән әйләнеп.


Гади песи һич гарьләнмәде,

Тавыш чыгарып тормады.

Горур атлап, җай гына,

Чыкты да китте ары.


Бөтен карашында язылган иде

Менә шундый сүзләр:

«Төчкердем бер мин сезгә,

Кирәкми бер нинди күргәзмә.


Песи песи инде ул,

Нәрсәгез миннән артык?

Шул ук йон, шул ук койрык,

Дүрт тәпи һәм озын мыек.


Төшеп калганнардан түгел мин,

Үз бәямне яхшы беләм мин.

Телим икән, биек агач башына

Йөгереп менеп китә алам.


Телим икән, менеп өй башына,

Атлап йөри алам хуҗаларча.

Хәтта, этне, куркып тормый,

Куып йөретәм, ушын алганчы.


Кирәк икән, хуҗабикәгә

Тычкан тотып бүләк итәм.

Кирәк булса, аягына ятып,

Авыруын үземә алам —

Мин бит аны яратам.


Телим икән, кычкырып җырлыйм,

Я шым гына карап утырам.

Телим икән, өйгә керәм,

Чыгасым килсә, чыгып китәм.


Беркем бәйләп куймый чылбырга,

Мин — ирекле песи, үземә баш.

Кирәкми миңа орден, медальләр,

Мин үзем белән кәнагать —

Рәхмәтлемен сиңа, тәбигать».

Җиләккә әйләнде дөнья

Җиләк җыярга килдем әле

Җәйге яшел урманга.

Хайран калып матурлыкка,

Утырам чәчкәле акланда.


Пешкән җиләкнең күплеге —

Сузылып ят та, җый гына,

Кызыл, матур, хуш исле

Тәлгәшләр иелгән алдыма.


Бөтен дөнья әйләнгән җиләккә,

Һәр тарафта җиләк күренә,

Күз йомсаң, хәтта анда

Җиләк пешеп утыра.


Бар да мәш килә, тырыша,

Чәчкәгә, җиләккә кунып,

Кабаланып, бал корты

Балны ташый да ташый.


Уңганлыгына сокланамын,

Ул беләдер, мөгаен —

Җәйнең бер кыска көне

Озын кышны ашатканын.


Кырмыска да тырыша,

Әле бер, әле икенче җиләкнең

Тәмен татып карый.

Аннары елмаеп куя,

Татлы җиләк күңеленә ярый.


Эх, кырында юк чиләге,

Күп итеп тутырып,

Алып кайтыр иде өенә

Гаиләсен шатландырып.


Чиләгем тиз генә тулды,

Әй, киң күңеллесең, урманым,

Бигерәк инде юмартсың.

Рәхмәт зур күчтәнәчеңә,

Сиңа килермен әле тагын.

Кирәкле әйбер

Бер көнне Маймыл үзен

Көзгедән күреп калган.

Шунда ук кәефе беткән:

«Уф, бигерәк зур танауым,

Хәзер ничек яшим икән?».


Тапкан кайгырыр нәрсә,

Күрсә иде ул Филне,

Менә кемнең танауы сәер,

Сәленеп төшкән җиргә кадәр.

Ә ул аны уйлап та бирми,


Төшенкелеккә һич бирелми.

Шәп итеп атлап йөри,

Күңелле җырлар җырлый.

Иң мөһиме — танау булсын,

Танаусыз яшәп булмый.

Чабата

Чабатаның хәтере калды,

Бүген чыгарып ташладылар аны.

Булды, күп мыскыл булып йөредек,

Җитте, чабаталар киеп,

Баткактан камыр басырга.


Яхшы аяк киеме киеп,

Безнең дә чит илләр кебек,

Матур яшәсебез килә, имеш.

Чабатаның хәтере калды:

«Йөрер идегез, мин булмасам,


Ялан — аяк бозга басып,

Өшеп, суыктан калтырап.

Әлдә урманда юкә үсте,

Агач барыгызга да җитте.

Ходай күп биргән байлыкны,


Рәсәйдә урманның юк саны.

Юкә күпме халыкны киендерде,

Кайры астындагы җебеннән.

Ә чабата үргән кешенең

Күпме көче, тире түгелгән.


Ел әйләнәсенә һәркем

Ике дистә чабата туздырган.

Бер генә җитешсезлеге булган,

Озакка чыдый алмаган.

Зур Рәсәй киеп туздырган


Чабатадан тау өйсәң,

Беркайчан да түбәсенә

Менеп җитә алмассың.

Чабатаның хәтере калды:

«Мине элеп куярга


Бер кадак тапмадылар —

Карагыз, онытмагыз,

Бу — Рәсәй кичергән авырлыклар».

Бишектән төшкәч тә аягына

Матур кроссовки кигән балага,


Таныклы фирма аяк киеме

Кигән яшь егеткә һәм кызга,

Сандык төбеннән чыгарып,

Мәгез, карагыз, дисәң,

Ушлары китеп, авыз ачып,


Текәлерләр иде чабатага,

Бу нинди мөгҗизә дип.

Тел белән генә әйтсәң,

Һич ышанмаслар иде.

Ә болай, тотып караса,


Ышанмый чарасы калмый,

Тарихка кереп калган

Чабата үзен исбатлый.

Хәзерге заман баласы —

Безнең якты киләчәк.


Киләчәгебез яхшы булыр,

Дөрес тәрбия бирсәк.

Онытмаска, хөрмәт итергә,

Кайгырырга, җәлли белергә.

Аңларга, ярдәм итергә, яратырга,

Әйдәгез, өйрәтик балаларны бергә.

Сарыкның ял көне

Сарык өсте ала хуҗабикә,

Талгын гына җыр сузып.

Яшел йомшак чирәмдә

Сарыклар ята сузылып.


Уф, ниһаять, килде бу көн,

Сарыктан бәхетлерәк юк бүген.

Җәйге челләдә тун киеп,

Тирләп, пешеп, әлсерәп,


Йөреп кара әле бер көн,

Тиз аңларсың сарык хәлен.

Беркем тыпырчынмый, шауламый,

Көттеләр бу көнне күптән.


Менә кайда ул рәхәтлек,

Җирдә оҗмах бар икән.

Бер генә уй борчый сарыкны —

Иртәгә көтүдә танырлар микән?


Сарык шым гына ята,

Торып китми, түзә.

Озак көтәргә риза,

Иң мөһиме — нәтиҗә!


Бүген бәйрәм сарык күңелендә,

Көтүгә бармады — ял итте.

Җыр тавышына изерәп,

Кинәт йоклап китте.


Эш тәмам, тун салынды,

Сикереп торды сарыклар.

Җиңел икән сикерүе,

Булмагач өстә авырлыклар.


Сарык котылды туннан,

Йон булды хуҗабикәгә,

Кышкы озын кичләрдә

Җылы оекбаш бәйләргә.


Бар да шат һәм канәгать,

Дөнья тагын түгәрәк.

Сарыкның хәлен аңлаган

Шәп хуҗабикәгә — рәхмәт.

Су — син мөгҗизә!

Чишмәгә бардым әле,

Судан кайтып киләм.

Мөлдерәмә тулы чиләкләрем,

Авыр булса да, түзәм.


Көянтәне нык тотып,

Тырышам төз атларга.

Чайкалмасын суларым,

Таммасын тамчысы да.


Чиләгем тулы байлык,

Байлыкны бит саклыйлар.

Су күрергә интегеп,

Яшәгән халыклар бар.


Куркып китәбез кайчак,

Чишмәнең суы бетсә.

Килеп, чистартып куйсак,

Су тагын агып китә.


Шатланып, тагын яшибез,

Су — тормыш чыганагы.

Күңелдә һәрчак бәйрәм —

Су, әлдә син бар әле.


Байлыгыбыз тагын артсын,

Чиста су һәрчак булсын.

Рәхмәт бүләгеңә, Ходай —

Бигрәк безне яратасың.

Бесплатный фрагмент закончился.

Купите книгу, чтобы продолжить чтение.