12+
Әниемә җырларым

Бесплатный фрагмент - Әниемә җырларым

Җырлар һәм шигырьләр

Объем: 56 бумажных стр.

Формат: epub, fb2, pdfRead, mobi

Подробнее

Ана насыйхәте…

Гарәпчәдән тәрҗемә ителгән иманга нигезләп яздылды


Гөмер үтә тора, картлык җитә тора

Язмыш маңгайларга сырлар салдыра.

Шушы нәсыйхәтем үтә берүк балам,

Үтә инде берүк, әйтеп калдырам!


Яшь гөмерем үтеп, картлык көнем җиткәч,

Матур килеш кенә булмас сакланып…

Артыксынма, балам, күрсәт син сабырлык,

Яткыра күрмә ялгызымны ташланып.


Әгәр киемнәремне үзем кия алмасам,

Битәрләмә, орышма, кызган син, балам.

Онытма, дөньяда, сиңа гомер биреп,

Назлап үстерүче мин бит синең анаң!


Ашап утырганда, кулым калтырауга

Ризыгым китсә чәчелеп, түгелеп,

Җыеп ал тартынма, син дә сабый чакта

Җыйган кебек итеп, мин дә иелеп.


Озак хәрәкәтсез ята калсам әгәр,

Җирәнмә син миннән чыкса авыр ис!

Бәләкәй чагында, сине матур киемдә,

Тик чистада биләүдә яткыра идем ич!


Ялгыш сүзләр әйтсәм, акылым җуелып,

Дөрес эшләмәсәм кайбер эшләрне.

Битәрләмә балам, мин бит синен анаң,

Көлдертмәскә тырыш миннән кешеләрне.


Саташып ятарга әгәр туры килсә,

Зиһинем бул минем, бул син акылым!

Бала мәхәббәтен тойдырып син яшәт!

Сиздермә син бер үк күңелең салкынын.


Үткән көннәремдә ялгышларым булса

Оялтырга, балам, мине тырышма!

Яхшылыктан гайре бер нәрсә эшләми

Яшәргә теләдем шуны онытма!


Кимчеллекләремне, начар гадәтләрне

Күрсәтмә читләргә, яшерен итеп кал.

Мин исән чагында ниятеңдә булган

Игелекләреңне тизерәк эшләп кал.


Аякларым тотмый әгәр егылып китсәм,

Аунатмыйча җирдә, иңеңә күтәреп сал.

Син тәпи киткәнче кулдан төшермәдем.

Егылтып яткырма, миннән үрнәк ал.


Кызыкмыймын тормыш байлыгына,

Дөнья белән хушлашырга мин әзер.

Соңгы минутларда бул зинһар янымда,

Бәхиллегемне кабул ит, рәнҗетми хәзер!


Бала чактагыдай һаман шатландыра

Синең елмаюың, синең көлүең.

Очырашкан чакта кояштай ягымлы,

Якты йөзең белән миңа йөрүең.


Якты дөньяларга килгән көннән бирле,

Ялгыз калдырмадым, булдым кырыңда.

Берүк ялгыз итмә, мине ташлап китмә,

Ялгыз карчык итмә язмыш кулында.


Булсаң минем янда соңгы көннәремдә

Онытырмын кебек хәсрәт-моңымны,

Сакламамын эчтә нәфрәт тойголарын,

Күңел түрендәге кайгымны, зарымны.


Тагын да бер теләгем, балам үтә инде:

Мин үлгән чагында янда булсаң иде!

Динебез кушканча, бар йоланы үтәп,

Хөрмәт белән мине җирләп куйсаң иде.


Игелекле булсаң, балам кешеләргә,

Аллаһ каршысында калмас гөнаһ та.

Җавап өчен үзеңә чират килеп җиткәч,

Бирер урыныңны сиңа оҗмахта.


Гөмер үтә тора, картлык җитә тора

Язмыш маңгайларга сырлар салдыра.

Шушы нәсыйхәтем үтә берук балам,

Үтә берүк, зинһар, әйтеп калдырам!

Ана нәсыйхәте

Җыр

Эльвира Хаматнурова көе


Гөмер үтә тора, картлык җитә тора

Язмыш маңгайларга сырлар салдыра.

Шушы нәсыйхәтне үтә берүк балам,

Үтә берүк, сиңа әйтеп калдырам!

Яшь гөмерләр үтеп, картлык көннәр җиткәч,

Матур килеш булмый сакланып…

Артыксынма, балам, күрсәт син сабырлык,

Яткыра күрмә ялгыз ташланып.


Бала чактагыдай һаман шатландыра

Синең елмаюың, синең көлүең.

Очырашкан чакта кояштай ягымлы,

Якты йөзең белән миңа йөрүең.

Якты дөньяларга килгән көннән бирле,

Ялгыз калдырмадым, булдым кырыңда.

Берүк ялгыз итмә, мине ташлап китмә,

Ялгыз карчык итмә язмыш кулында.


Булсаң минем янда соңгы көннәремдә

Онытырмын хәсрәтемне-моңымны,

Сакламасам иде нәфрәт тойголарын,

Күңел түрендәге кайгы-зарымны.

Гөмер үтә тора, картлык җитә тора

Язмыш маңгайларга сырлар салдыра.

Шушы нәсыйхәтне үтә берук балам,

Үтә берүк, сиңа әйтеп калдырам!

Әнкәй синең догаларың кирәк миңа

Әнкәй сөйләгән әкиятне тыңлау

Сабый чактан калган йолалар…

Тыңлап ята идем йотлыгып

Әнкәй укыганда догалар…


Дога тәэсиреннә чума идем,

Хыял дулкынына атланып.

Ярсып күз яшемне коя идем

Мендәремә ятып капланып.


Укы дога, әнкәй син бүген дә,

Гыйбадәт кыл минем өчен.

Догаларың әгәр укып торсаң,

Аллаһ тәгаләм бирер көчен.


Озатканда ерак юлга — сәяхәткә

Бирсәң әгәр фатихаңны миңа.

Изге догаларың тамчы югалмыйча

Мотлак әҗер булып кайтыр сиңа.


Бәла-каза, миңа яки сиңа килсә,

Хәсрәтен уртак итеп кичерербез.

Фатихаңны вакытында бирсәң,

Аллаһ тәгалә ярдәмен күрербез.


Хәзер инде, әнкәй, зур үссәм дә,

Берүк туктатма, догаңны дәвам ит!

Изге сүзләр синең миңа куат бирә,

Ярдәмеңә әле һаман мохтаҗ бит.


Бәхет-шатлык, сиңа яки миңа килсә,

Сөенечләрен уртак итеп кичерербез.

Догаларны вакытында ирештерсәң,

Аллаһ тәгаләдән ярдәм без күрербез!

Укы дога Әнкәй

Әни укыган әкиятне тыңлау

Сабый чагымдагы йолалар…

Тыңлап ята идем йотлыгып

Әнкәй укыганда догалар…


Дога тәэсиреннә чума идем,

Хыял дулкынына атланып.

Ярсып күз яшемне коя идем

Мендәремә ятып капланып.


Укы дога, әнкәй син бүген дә,

Гыйбадәт кыл минем өчен.

Догаларың әгәр укып торсаң,

Бесплатный фрагмент закончился.

Купите книгу, чтобы продолжить чтение.