12+
Туган ягым Ярмәгем

Объем: 52 бумажных стр.

Формат: epub, fb2, pdfRead, mobi

Подробнее

Авылыбызда сугыштан соңгы еллар

Зур булмаган агач өйләрдә авыл халкы яшәде.

Түбәләре салам аның, бар ишегалды, күтәрмәсе.


Бакчаларда тәгәрәшеп үскән кабак, бәрәңге,

Суган, кишер, чөгендер — гаилә хәзинәләре.


Һәр бер йортта дүрт-биш бала- ата –ана шатлыгы,

Тырыш булып, эшчәнлектә үстерделәр аларны.


Әниләр җитез, түземле, өй- колхоз эшен башкара.

Учак ягып зур казанда аш, ботканы пешерә.


Менә пешкән аш, ботка. Кайда аны тотарга?

Халык язларда әзерли- кар тутыра базларга.


Итен, маен, сөт, каймакны, пешкән ашны, ботканы

Төшерәләр кар базына эссе җәйге көннәрне.


Бер төшерә, бер мендерә- аның күп мәшәкате,

Суыткычлар булмаса да, алар аптырап калмады.


Сугыштан соңгы еллар, әз кибеттә ашамлык,

әйберләр.

Шикәре юк, чәй, сабынны бик сирәк кайтаралар.


Акчасыда юк бит әле, йомыркага алмашалар,

Колхоз эшендә аларга хезмәт көне язалар.


Көзләр җиткәч, икмәк ургач, халык бара амбарга,

Эш хакына алалар бодай, арыш капчыкларда.


Ул заманда кыен булды авылларда яшәргә,

Керосин да еш кайтмады лампалар кабызырга.



Кермәгән бит бер өйгә дә якты электр утлары.

Хатын–кызлар кул эшләрен лампа яктысында

башкарды.


Ә керләрне алар юды селте салып кайнар суга.

Кер югычы такталарда тәгәрәттеләр-акларга.


Утүкләрне кыздыралар, кайнар күмер салалар,

Киемнәрне үтүклиләр, пөхтәлек яраталар.


Кайчак, мичне җылытырга иске салам, чыбык-чабык

яктылар.

Рөхсәт булмады җыярга корыган агач та урманнан.


Чәйне оста кайнаттылар чыра, күмер ягып самавырда,

Мөрҗәсеннән төтене чыга мич алды учагына.


Хәлле халык мал асрый, кышка печән китерә,

Колхоз эшеннән кайткач, йорт эшләрен башкара.


Кояш баткач, маллар япкач, тынычлыкта гаилә,

Балаларны яратып, назлап инде йокларга ята.


Яшьүсмерләр йоклап ятмый, җыелалар аланда,

Күңелле кичке уеннарда егет-кызлар таныша.


Кыенлыкларга бирешми яшәде тырыш халык,

Илебездә тынычлык бит, күк йөзе дә бик ачык.


Авылыбыз матурланды, күп әйберләр үзгәрде.

Аралашып өмет белән, бергә тату яшәде.

Сабантуй бәйрәменә әзерләнү

(Егерменче, егерме беренче гасырлар…)


Менә кыш та үтеп бара, тиздән чәчүләр җитә.

Анысыда үтеп китәр, Сабан туйлары килә.


Искә алыйк, элегерәк- егерменче гасырда

Ничек әзерләнде халык чәчү беткән бәйрәмгә.


Һрбер йортта матурлау, тәрәз- керләрне юу,

Койма капкаларны буяу, йорт алларын чистарту.


Халык көтә зур бәйрәмне, елына бит бер була,

Бүләкләрне дә әзерли җиңүчеләрне котларга.


Бәйрәм алды көннәрендә яшь егетләр җыела,

Колхоз атларына атланып, китәләр яулык җыярга.


Менә алар матур итеп баралар тезелеп атларда,

Ярмәк көенә җырлап, ә гармунчы гармун тарта.


Зур абыйлардан калышмый бала-чага йөгерә.

Күңелле авылыбызда- халык сокланып тора.


Чиккән сөлге чыгаралар, зур яулыклар бирәләр,

Катнашучыларга уңышлар, яхшылыклар телиләр.


Яулык җыйган егетләрне алалар армиягә,

Яшьләре аларның җиткән хезмәт итәргә илгә.


Халык белән күрешәләр, сәләмләшеп китәләр,

Җыеп алган яулыкларны оештыручыларга бирәләр.


Сабан туе матур үтә, чыгып сөйли түрәләр,

Тырышып эшләгән эшчеләрне әйтеп алар үтәләр,

бүләкләр өләшәләр.


Гармун, баян уйнап тора, зур концертлар- сәхнәдә.

Мәйданның уртасында- уеннар бара, батырлар

көрәшә.


Ә кичендә якын туган бергә чәйгә җыела.

Күп өйләрдә шау-гөр килү, музыка уйнап тора.


• • •


Менә еллар да үзгәрде- егерме беренче гасыр!

Яулык җыймый яшь егетләр колхоз атына атланып.


Колхоз атлары да юк шул, халыкка кулланырга.

Берничә эшмәкәр асрый, нәселен бетермәскә.


Ә кем атлансын? Армия яшенә җиткән, бармы бер-ике

егет?

Җиңүчеләргә сөлге җыярга хәзер бара хатын-кыз.


Мәдәният йортыннан да, төрле эш урыннардан,

Шәфкатле авыл кызлары матур киенеп җыелган.


Ярый баянчы ир-егет сыздырып көйләр уйный,

Бүләк җыючы кызларыбыз Ярмәк көенә җырлый.


Бер ат бара арбалы, матур итеп бизәлгән.

Аның да хуҗасы ир-ат, сөлге, яулык, бүләкләрне

төягән.


Тукталалар бик күп йортка, сәләмләшеп китәләр.

Бүләк чыгарган хуҗалар биеп тә күрсәтәләр.


Авылның гореф-гадәтен кирәк дәвам итәргә,

Хөрмәтле җитәкчеләр җыелышып уйлаша.


Актив оештыручыларга йөкләмәләр бирәләр.

Эшмәкәрләрдән, эш оешмаларыннан ярдәм итүне

үтенәләр.


Сабан туе матур үтә, бик бай кибетләр тора.

Палаткалар да куйганнар кереп чәйләр эчәргә.


Уңган, оста пешерүчеләр пылау, кыздырган ит,

Чәй кайнатып, барысына да җиткерәләр.


Бар кешенең йөзе якты, күрәсең, кунакка килгәннәр.

Туганнар анда җыела, сыйныфташлар күрешәләр.

Кереп утырып, ял итеп, аралашып, риза булып китәләр.


Бәйрәм тыныч үтә, алып баручылар эшләрен оста

үтиләр.

Бу матур көн берләштерә туган, күрше, танышын да.


Сабан туйлар елда үтсен аяз күгебез астында.

Кыз-егетнең туйлары да булсын ешрак авылда.

Кыз — балалар су керәләр

Элегерәк авыл тулы бала-чага: шаяру, уйнау, көлү.

Урамда төрле уеннар: лапта, качыш, йөгерү.


Җәй аенда көн җылынгач, кыз- балалар җыела,

Бик җитди серләшеп алар уйлый кая барырга?


«Ачы» болынына брып чәчкәләр җыяргамы?

Әллә «ачы ташлыгында» су кереп кайтыргамы?


— Киттек, дуслар, су керергә, чәчкәләр дә җыярбыз.

Күбебез бит йөзә белми, йөзәргә өйрәнербез.


Шулай уйлашканнан соң китәләр су керергә.

Ярый әле өйләр якын, елга буенда гына.


Баралар уйнап, шаярып «ачы ташлыгы» ягына.

Анда бик ипле урын бар йөзәргә өйрәнергә.


Тирән түгел, тездән генә, әгәр белсәң урынын.

Аргы якка чыгып була, вак таш, комы да бар аның.



Алты- сигез яшьлек балалар шатланып чупырдыйлар.

Тирән җиргә бик кермиләр, күбесе йөзә белмиләр.


Өйрәтәләр зурраклар эт йөзгәнчә йөзәргә.

Тырыша һәрбер бала, булдыралмый тиз генә.


Шунда бер кыз әйтеп куя, ишеткәнме ул кемнән:

— Әгәр йотсаң тере балык, йөзәрсең аның кебек!


Карыйлар, яр янында вак балыклар йөзәләр,

Бигрәк инде алар матур, ялтыр-йолтыр киләләр.


Менә таптылар җаен, баш яулыгын алалар,

Ике башыннан тотып, суда шудырып баралар,

«маймычларны» тоталар.


Берседә җитә балыкның- тере килеш йотарга.

Кыю бала йота инде, суда йөзәсе килә.


Шулай тырышып өйрәнәләр су керергә, йөзәргә.

Мөмкин түгел өйрәнмичә, күп вакыт шунду үтә.


Чумып-чумып су керәләр, өшегәч ярга чыгалар.

Дер- дер килеп калтыранып, кояшта кызыналар.


Озак үтми инде вакыт, бик тиз кояш җылыта,

Трусилар кибеп беткәч, тагын төшәләр елгага.


Су керәләр, яр буенда юеш комда уйныйлар.

Ул комда төрле әйбер, юллар, таулар төзиләр.


Уйнап туйгач, чәчкә җыеп, кайталар өйләренә.

Гаиләдә булган туган аларны каршы ала.


• • •

Еллар алар үтеп тора, балалар да үсәләр,

Бергә укып, аралашып мәктәпне бетерәләр.


Элек су кергән җирләрне хәзер табуы бик кыен.

Тәбигать үзгәртеп тора болын, елга буйларын.


«Ачы ташлыгы» дигән җир үзгәргән, танымассың,

Елга да башкача ага, тирәнәйгән, күрәмсең?…


Яр буеннан барып булмый- таллар, үләннәр баскан.

Авылда балалар бик әз, сукмаклар тапталмаган.


Юксынма, Сок елгабыз, балалар кайтып тора,

Яшь чакларны искә алып, сагынып киләләр яныңа.

Тирес утыннары

Җәй көнендә һәрбер йортта утын «суктылар» тирестән.

Бер- берсенә өмә белән йөрделәр туган- күршеләр.


Ничек утынны сугарга? Авыл халкы ул белә…

Кыш көнендә алар тиресне тигезләп өеп куя.


Җәй җиткәч тараталар, су сибеп таптаталар.

Аның өчен бер ат кирәк тирестә йөретергә.


Халык елгадан су китерә мичкә (бочка) белән арбада.

Ташып торучы, аты белән, бик күп тапкырлар бара.


Шул җәемгә су сибәләр, ат таптый хуҗа белән,

Байтак вакыт үткәннән соң тирес була бик йомшак.


Крыйларын тигезлиләр, түгәрәкләп куялар,

Түгәрәк буйлап берничә такта кисәге тезәләр.


Ничек измәдән кирпеч сугарга? Бар аның станогы,

Осталар аны әзерли кадаклап такталарны.


Ясыйлар киң булмаган, озынча тоткычлы, тартма кебек,

Кеше күтәрерлек, җиргә дә ул тимәслек.


Ләкин төбе юк аның, кирәк шудырып тактадан алырга,

Шулай эшләргә ипле, кирпечләр тигез була.


Аның була зуррагы- өлкәнерәк кешегә,

Була кечерәкләре дә балаларга ташырга.


Менә килә өмәчеләр хуҗа дәшкән вакытка,

Сызганып алар тотына тирес утыны сугарга.


Эш башкарырга дәшелгән зуррак кызлар, апалар,

Шулай ук өмәгә килә кыз балалар, малайлар.


Олыраклар сала тактага куйган станокка измәне.

Ташучылар илтеп куя чиста җиргә кирпечне.


Шушы тирес җәймәсен бетергәнче эшлиләр,

Берсе сала, берсе ташый, күп кирпечләр ясыйлар.


Авыр эш ул балаларга, ә кирәк булышырга.

Кыш көнендә мичне ягып, өйләрне җылытырга.


Эшнең яртысы беткәч, хуҗалар ашка дәшә.

Юынып, чистарынып өмәчеләр керәләр өйгә.


Утыралар ашап, чәй эчеп, гәпләшәләр булганны,

Апалар матурлап сөйли төрле кызык хәлләрне.


Җитеп кала балаларга- көләләр, шаяралар.

Шулай көлешеп алгач, тарала арыганнар.


Ял итеп алганнан соң, чыгып китәләр йортка.

Бесплатный фрагмент закончился.

Купите книгу, чтобы продолжить чтение.