18+
Магия слова

Объем: 56 бумажных стр.

Формат: epub, fb2, pdfRead, mobi

Подробнее

Кереш сүз

Кеше тәбигатьнең иң бәхетле баласы, чөнки ул фикерли, сөйләшә белә, үзенең уй — хисләрен тасвирлай ала. Чын күңелдән, рәхәтләнеп сөйли, хәтта җырлый ала. Сүзнең әһәмияте, көче искиткеч зур. Сүз кешене яшәтә, яшьнәтә, яшәртә.

Мәктәп коридорларында, авыл, кала урамнарында һәрчак культуралы сөйләшү ишетелсә, бу бик матур, соклангыч күренеш булыр иде. Дөньяны чәчәкләр генә түгел, сүзләр дә бизи. Матурлыкка омтылыйк, әйдәгез тырышыйк, дуслар!

Сүз — тылсым

Сүзнең була төрлесе,

Колакны иркәләгәне,

Уйламыйча әйтелеп,

Җанны өшеткәне.

Матуры, акыллысы

Яшисене китерә.

Кызыклысы, шаяны

Хәл беткәнче, көлдерә.

Эчке дөньябыз бай,

Анда сүзләр ята.

Китап күп укысаң,

Шул хазина арта.

Сүз — тылсым, сокландыра

Илаһи көче белән.

Ул безне сихерли,

Мәгънәсе аның тирән.

Корабльне ничек атасаң,

Шулай йөзеп китәчәк.

Димәк, кешегә дә исемне

Уйлап кушарга кирәк.

Илгә бәла килсә,

Җитә бер сүз: «Кирәк!».

Тиз күтәрелә халык,

Ул — ышанычлы терәк.

Бөек Юлий Цезарь

Оста кулланган сүзне.

Шуңа ул һәрчак

Яулап алган җиңүне.

Кеше — иң бәхетле җан,

Чөнки сөйләшә ала.

Тел ачкычы бирәсең,

Рәхмәт сиңа, Алла!

Гортензия

Чәчәкләр дә исемгә ия,

Һәрберсендә бар мәгънә,

Үз кадерен белеп кенә,

Бакчада үсә гортензия.

Ерактан күренеп тора,

Хас Салават күпере.

Кызыл, зәңгәр, шәмәхә,

Бар, хәтта, яшелләре.

Йөздән артык сорты

Бар соклангыч чәчәкнең.

Берсеннән берсе матур,

Алар яме яшәүнең.

Гортензияны сыйпап,

Ягымлы гына сөйләшсәң,

Шатланырсың, елмаерсың,

Бәхетле булыр һәр иртәң.

Иң мөһиме үзе дә безне

Иҗади яктан үстерә,

Матур сөйләшү — талант,

Гөл исеме шуны белдерә.

Сүзнең кадерен бел

Иләк аша үткәр

Әйтеләсе сүзеңне.

Ихтирамлы сөйләш,

Үпкәләтмә кешене.

Сүз безне көтмәгәндә

Бетереп ташлый.

Уктай, кадала,

Ул йөрәкне яралый.

Сүзнең көче зур,

Җиденче күккә мендерә.

Ялгыш сүз ычкындырсаң,

Егып та төшерә.

Сүз чыпчык түгел,

Кошны тотып була.

Бер тапкыр әйт,

Җиде кат уйла.

Хәтта табиб тәүдә

Дәвалый сүз белән.

Авиценна киңәшен

Исендә тота икән.

Сүзнең кадерен бел,

Кулланма күпләп.

Нигә һава селкетергә,

Юк — барны сөйләп.

Мәгънәле, матур сүзләр

Булсын гомер юлдашың.

Аз сөйлә, күбрәк тыңла —

Акыл иясе булырсың.

Музыка — син гүзәл!

Сигез миллиард

Кеше яши дөньяда.

Безне берләштерә моң,

Аңа гашыйк барсы да.

Кемдер опера тыңлый,

Кемдер балет ярата.

Күңелле көй һәммәбезне

Биетә һәм җырлата.

О, музыка, син бөек,

Безне әсир итәсең.

О, музыка, син гүзәл,

Кәеф күтәрә беләсең.

Күзаллыйк, янәсе моң

Юкка чыккан, харап!

Җир шары әйләнмәс,

Кинәт калыр туктап.

Моңсыз, җырсыз яшәү

Күңелсез булыр бигрәк.

Җан бит сорый,

Ничек түзмәк кирәк?

Дөнья искиткеч матур,

Җырлый нечкә күңел.

Музыка, әлдә син бар,

Яшә безнең белән гел.

Хәлең ничек, туганым?

Тау белән тау очрашмый,

Моның ни кирәге бар,

Әйбәт, бер — берсен сагынып,

Күрешеп яшәсә туганнар.

Көнең ничек үтте,

Ни хәлдәсең, туган?

Дуслык сукмакларына

Кунмасын иде тузан.

Гел бергә булыйк,

Без бит якын кешеләр.

Җан тартмаса, кан тартыр,

Дип, белеп әйткәннәр.

Туганым әгәр борчылса,

Мин ныгырак көенәм.

Туганыма шатлык килсә,

Иң беренче сөенәм.

Бел, туганым, мин сиңа

Иң яхшы дус булырмын.

Кирәк чакта, әйтмәсәң дә,

Ярдәм кулы сузырмын.

Без әти — әнинең

Ике газиз баласы.

Без әти — әнинең

Ике матур алмасы.

Бала — ана дәвамы,

Аның йөрәк парәсе.

Әнине нык яратканга

Туганым да кадерле.

Гүзәл зат бәхете

Хатын — кыз бәхете

Ул чиксез мәхәббәт,

Яратсаң, яратылсаң

Күңелле, яшәү рәхәт.

Иңне иңгә терәп,

Күзәтсәң йолдызларны,

Йөрәк белән йөрәк

Серләшсә, тоеп назны.

Елмаю бүләк итәргә

Булса якын кешең.

Сөйгәнең сүзләреннән

Эреп китсә күңелең.

Менә кайда оҗмах,

Сихри әкиәт дөньясы.

Эх, алсу гөлдәй ачылып,

Килә чәчәк атасы.

Көчле зат — бакчачы,

Гүзәл зат — нәфис чәчәк,

Икесе дә тырышсалар,

Матур булыр киләчәк.

Яратсаң, әйт

Яратсаң, әйт, түзмә,

Яшермә хисләреңне.

Бәлки, күптән көтәдер,

Шатландыр сөйгәнеңне.

Чын күңелдән яңгырасын,

Җәлләмә матур сүзләр.

Кызлар ич колак белән

Ярата, яратыла беләләр.

Ачмасаң эчке дөньяңны,

Вакыт тиз үтәр.

Сөйгәнеңне алып китәр

Башка берәүләр.

Гомер буе үкенеп,

Яшәгәннәр бар арада.

Терсәкне тешләп булмый,

Якын гына булса да.

Тулы гайлә

Бала теле ачыла

Иң матур сүзләр белән.

Әннә, әттә, димәк,

Гаиләсе тулы икән.

Яратканда, әни әйтә:

«Күз нурым, кояшкаем!».

Елмаеп, әти кушыла:

«Шатлыгым һәм бәхетем!».

Нинди матур сүзләр,

Гел килә ишетәсе!

Галәмдәге һәр баланың

Булсын әти — әнисе.

Иҗад чишмәсе

Иҗадның да бар чишмәсе,

Менә шуннан ургылып,

Сүзләр тезмәсе чыга да,

Ташкач, китә агып.

Шагыйрь, хискә бирелеп,

Ага чишмә белән.

Төрле ысул белән йөзсәң,

Шигырь туа икән.

Челтәр бәйләгән сыман,

Сүзне сүзгә ялгый.

Һәр берсенә бизәк куя,

Шунсыз шедевр булмый.

Иҗадка чумган чакта,

Бар дөньясын оныта.

Уйларын язып куя,

Төнлә торып хәтта.

Кайчак чишмә тыгыла,

Шагыйрь язудан туктый.

Чишмәгә дә ял кирәк,

Гел эшләргә ярамый.

Хәл җыйгач, тагын

Су күбәя чишмәдә.

Эх, шигырьләр ага,

Шагыйрь, янә языш, әйдә.

Дөрес уйла

Юрганыңа карап,

Аягыңны суз, диләр.

Тәҗрибәле халыкта күп

Менә шундый мәкальләр.

Барына риза булып,

Шат яшәсәң җирдә.

Тормыш җинел булмаса да,

Авыр тоелмас бер дә.

Байларга гомер буе

Нидер җитешми.

Куанычның серен

Алар аңлый белми.

Бәхетле булыр өчен

Бер сүз җитә.

Үзеңә үзең әйт:

«Бәхетлемен, әлбәттә!».

Безнең белән һәрчак

Баш мие идарә итә.

Дөрес уйларга өйрән,

Барсы булыр тәртиптә.

Мин шатланам

Мин шатланам, бүлмәмә

Кояш нуры кереп тулса.

Мин шатланам, яраткан

Гөлләрем чәчәк атса.

Мин шатланам, Ходаем

Төнге йокы бүләк итсә.

Мин шатланам, көнем

Гел куанычта үтсә.

Мин шатланам, якыннарым

Сау — сәламәт булса.

Мин шатланам, күңелемдә

Яңа шигырь туса.

Мин шатланам, урамда

Күрсәм шат йөзләр.

Мин шатланам, бер — берсенә

Ягымлы булса кешеләр.

Мин шатланам, кемгәдер

Ярдәм итә алсам.

Мин шатланам, кемнеңдер

Уңышына шаһит булсам.

Мин шатланам, күктә

Матур болытлар күрсәм.

Мин шатланам, гаиләмә

Тәмле бәлеш пешерсәм.

Мөгаен, күңелем аңлыйдыр,

Алтын бөртекләп табыла,

Бәхет дигән зур байлык

Нәни шатлыктардан җыела.

Гади таяк

Мин — гади бер таяк,

Белмим үземнең чыгышны,

Әмма миңа ихтибар зур,

Таяк җиңеләйтә тормышны.

Таякка төенчек асып,

Юлчылар сәфәр кылган.

Таякка чиләкләр асып,

Кызлар суга барган.

Борын заманда маймыл да,

Кешеләрнең ушын алган.

Таяк белән үрелеп,

Кирәкле әйберсен тоткан.

Авыл малайлары элек

Уенчыксыз аптырамаган,

Таяк белән этәреп,

Тәгәрмәч артыннан чапкан.

Аяк тыңламый башласа,

Миңа таянып баралар.

Ачуланганда, кинәт урталай

Сындырып ыргыталар.

Уңдырышлы җир тапсам,

Гаҗәпләндерә алам.

Җиргә тыгып куйсалар,

Ах, кинәт яфрак ярам.

Гадилектә бөеклек диләр,

Мин дә бит гади.

Юк, юк, һәйкәл сорамыйм,

Бу — тыйнаксызлык була ди.

Иң матуры кем?

Кем иң матур дигән

Бәхәс электән килә.

Беренчелек билгеләргә

Конкурслар үткәрелә.

Бар шундый кызлар,

Чибәрлеге искитәрлек,

Карашы салкын, өшетә

Кар Королевасы кебек.

Бар гади генә кызлар,

Ә елмаеп карасалар,

Чыдай алмыйча, эреп,

Агып китә бозлар.

Бу кызларның йөрәге

Мәрхәмәтле, инсафлы.

Күзләре яратып карый,

Шуңа йөзе дә нурлы.

Саф чишмәдәй, эчтән

Бәреп чыга гүзәллек.

Күзгә шул гына күренә,

Шул да, шөкер, җитәрлек.

Җан азыгы

Кемдер яшелчә үстерә,

Ә кемдер гаҗәп гөлләр.

Яшелчәләр мөһимрәк,

Гөлне ашап булмый диләр.

Гөл бит җан азыгы,

Аңа да ихтибар кирәк.

Шат, бәхетле булыр өчен,

18+

Книга предназначена
для читателей старше 18 лет

Бесплатный фрагмент закончился.

Купите книгу, чтобы продолжить чтение.