0+
Кыргый хайваннарның яшәү кагыйдәләре

Бесплатный фрагмент - Кыргый хайваннарның яшәү кагыйдәләре

Электронная книга - 20 ₽

Объем: 76 бумажных стр.

Формат: epub, fb2, pdfRead, mobi

Подробнее
О книгеотзывыОглавлениеУ этой книги нет оглавленияЧитать фрагмент

Балачакта мин «Хайваннар дөньясында» тапшыруын карарга ярата идем. Тапшыруда аның алып баручысы Николай Дроздов белән бергә планетабызның сирәк очрый торган яшәүчеләре белән танышырга мөмкин иде. Күп еллар узды, ә мине әлегә кадәр кыргый хайваннар дөньясы кызыксындыра.
Тирә-юньдә барысы да үзгәрә, һәм без, шул исәптән, бары тик кыргый табигать яшәүчеләре генә тотрыклы һәм тыныч кала. Бәлки, бу аларның үз-үзләре һәм табигать белән гармониядә яшәгәнгәдер. Ә бәлки, хайваннарга яшәеш сере ачык булгангадыр… Әйдәгез, күз алдыбызга моның нәкъ шулай икәнен китерик.
Укучы бу китапта кыргый табигатьнең яшәүчеләреннән берничә файдалы киңәш табар дип һәм бәлки бер көндә без барыбыз да тирә-юньдәге табигать белән гармониядә яшәрбез дип өметләнәм.

Хатыным Гөлназга, туган көнеңдә.


Дмитрий


Даурия керпесе һәрвакыт дус була белгән. Ул далада да, тайгада да, Забайкальеда да, Кытайда да, Монголиядә дә үзенә дус таба ала. Хәер, Даурия керпесенең зурлыгы нибары 30 см булса да, аның дуслары арасында аю да, хәтта зур фил дә булырга мөмкин. Бу танышулар ничек барлыкка килә соң? Җавап күзгә күренеп тора. Беренчедән, Даурия керпесе йомшак холык һәм чәнчеми торган энәләр иясе. Шуңа күрә аның белән аралашырга һәм аны сыйпау күңелле. Икенчедән, Даурия керпесе һәрчак каты һәм кыска йоннан пөхтә аксыл көрән костюм кия, ә аның аркасын ачык төстәге энәләр бизи.



Кавказ урман мәчесе һәрчак үз алдына чын максатлар куя. Алар турында аз билгеле, һәм моңа үз сәбәпләре бар: барырга кыен булган яшәү урыннары һәм экстремаль, яшерен яшәү рәвеше.
Әгәр күккә парашютчылар белән самолет күтәрелсә, димәк, анда Кавказ урман мәчесе сикерергә әзерләнә. Әгәр текә карлы тау бите булса, димәк, анда Кавказ урман мәчесе үзенең сноуборд эзен калдырачак. Һәрвакыт шулай. Әгәр яулау өчен мөмкинлек булса, димәк, Кавказ урман мәчесе анда булачак. Әгәр дә сез аны күрмәсәгез, моңа хайванның йонындагы камуфляж рәсеме гаепле.



Кызыл бүре супергерой кебек һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер. Аның якты төстәге йоны, озын плащы һәм күкрәгендә «S» хәрефе бар. Озынлыгы нибары бер метрга якын булса, ә авырлыгы 21 килограммнан артмаса да, якыннарына ярдәм итү омтылышында ул чын чемпион. Кызыл бүре төлкегә охшаган, шуңа күрә аның еш кына явыз аучылар белән бәйле проблемалар килеп чыга. Барлык супергеройларның кебек үк, Кызыл бүренең үзенчәлеге бар — аның койрыгының очы кара төстә.
Бу төр бүреләр Ерак Көнчыгышта, Кытайда, шулай ук Монголиядә очрый.


Мандаринка — Кытай вельможасы кебек төрле төстәге кием-салымга киенергә ярата торган үрдәк. Тыныч гаилә тормышына омтылуына карамастан, ул вакыт-вакыт тормышын яктырту өчен уңайлылык зонасыннан да чыгарга онытмый. Шуңа күрә мандаринка еш кына дөнья буйлап сәяхәт итә: әле Россиягә килә, әле Кытайга күчә, әле Ирландияга, Англияга яки АКШка йөзә.
Якты кием һәм сәяхәт итүдән башка тагын нәрсә белән кызык мандаринка?
1. Тауларда елга янында яшәве белән.
2. Бик яхшы йөзә белүе белән.
3. Тиз һәм манёврлы очышы белән.
4. Агачларда яки кыяларда еш кына уйланып озак утыруы белән.

Безоарсыз кәҗә эңгер-меңгер чакта бик актив. Чәчәк үстерүчелек — аның хоббисы. Безоарсыз кәҗә көн буе ял итсә дә, аның чәчәкләре һәрчак каралган була. Кәҗәнең гаиләсе 5—25 баштан тора һәм алар барысы да нинди дә булса үсемлек артыннан карый. Ешрак бу фикус яки яран була.
Безоарсыз кәҗә ана кәҗәләр артыннан йөрергә бик ярата. Бу эштә кәҗәгә аның хоббисы ярдәм итә, чөнки кәҗәләр бүләк итеп чәчәкләр алырга ярата.



Боҗралы нерпа — 70—100 килограммлы позитив һәм яхшы кәеф бирүче тюлень төре. Нерпа һәрвакыт күтәренке күңелле һәм елмаючан. Һәм, сүз уңаенда, боҗралы дип ул йонында балдак формасындагы рәсеме өчен аталган.
Боҗралы нерпалар Марста яки Жирдә колония оештыру турында уйламый. Алар ялгызлыкта да, су янындагы яткылыкта 50 баштан торган компаниядә дә бертигез бәхетле. Боҗралы нерпа елмаеп ел әйләнәсендә диңгездә була, шулай ук кырыс Арктика шартларында яши ала. Шунысы игътибарга лаек, күп көлгәнгә күрә ул үз үпкәләрен яхшы үстергән һәм су астында 9 минут, ә кирәк булса, хәтта 20 минут та уздыра ала.

Хәзер инде автор укучыны әлеге китап геройларын тасвирлаудан башка калдыра, һәм кыргый хайваннарның тормыш кагыйдәләре белән танышуга комачауламый. Сез үзегез дә «Нинди соң алар — кыргый хайваннар» дигән темага хыялга бирелеп барысын да аңлый алырсыз дип ышанам.

Бесплатный фрагмент закончился.

Купите книгу, чтобы продолжить чтение.