6+
Күңелле истәлекләр

Объем: 42 бумажных стр.

Формат: epub, fb2, pdfRead, mobi

Подробнее

Туган авылым Иске Ярмәккә багышлыйм

Ярмәк авылым матур жирдә, зур таулар арасында,

Табигате аның яхшы, усми ананас кына.

Авыл халкы бигрәк уңган, матур өйләр сала

Йорт тутырып мал устерә, шәҺәргә ите бара.


Колхоз таралгач авылда, халык аптырап ятмый,

Зур — зур парниклар ясап, яшелчәләр үстерә.

Кемгә керсәң Һәммәсендә узенә күрә Һөнәр,

Чигә, тегә, ишек ясый- санап бетмәслек эшләр.


Өй түбәләре төрле төстә, яшел, көрән Һәм зәңгәр,

Койма, капкалары да матур- сокланып карап барам.

Машиналар бик кубәйде, зур базарлар булгалый,

Матур- матур концерт куеп халык шатланып яши.


Авыл өсте кайнап тора, берсе кайта печәннән

Кайсылары жыеп кайта жиләк кичен урманнан.

Җиләк — җимешне җыялар кызлар, уңган апалар,

Өч яктан авылны чорнап алган урманнар.


Өч яктан әйләнеп ага Сок елгасы да,

Юкәле тау ышыклап тора көч биреп халыкыма.

Сандугачлар сайрый басып ак каеннарга,

Шунда үтә яшьлегебез йөзеп чыгып ярына.


Карлыгачлар оя корып, матур итеп сайрыйлар.

Иртән уянып киткәч күңелләрне назлыйлар.

Ярмәк халкы бик тырыш ул, кояштан иртә тора,

Намазларын укып алгач, ашыгып эшкә бара.


Бер-берсенә ярдәм итеп өмәләргә баралар,

Кыш көнендә ашка йөреп Коръәннәр укыталар.


09.2013 ел

Сезне сагынып искә алам

Хәсән бабай Габдулхалимовны, тормыш иптәше Фархиҗамал

Назир кызын, аларның уллары — (минем бабай-әби.) Зәки бабайны, киленнәре Пәрхизә әбине искә алып.


Утырып уйладым, әни, әтием язмышын

Күпне күргән бит алар, авыр булган заманалар.

Ә әбиләр, бабайлар тагы да интеккәннәр

Кечкенә сабыйлар белән авылдан куылганнар.


Янәсе аларның булган ике кәҗә Һәм бер аты.

Озатканнар бит аларны Казахстанга кадәр.

Кеше малсыз була инде, эшне бик яратмаса,

Әби, бабайлар кебек, җиңнәрне сызганмаса.


Алар белән балалары яшәгәннәр чүллектә,

Аерылгач туган илкәйдән, кем генә яши ала?

Суны да китергәннәр бочка белән арбада,

Землянканы каплап торган иске такталар гына.


Төне буе бүреләр дә улап чыккан крыйда

Нишләп инде курыкмасын куылган бала-чага?

Әби, бабай өзгәләнгән, авылда калган кызлары

Малайлар да таралганнар кайсысы кайсы якка.


Кош оясын тараткандай, таратканнар аларны

Безнең әби, бабайларны, бар мөлкәтен, сарайны.

И бабакай Һәм әбекәй, кыен булгандыр сезгә

Өзгәләнгән йөрәгегез «тукталган» ул чит җирдә.


Ике бәләкәй кызчыкны алып кайткан туганнар.

Югалган диеп саналган, соңрак табылган малайлар.

Токымыгыз дөрес яшәп, таптылар тормыш ямен,

Оя корып, бала устереп, горур кешеләр булып.


Буын җебе югалмады, тугры булды ул илгә,

Орден, медальләр алып хезмәт иттеләр җирдә.

Хәсән бабай, тыныч йокла, оныкларың бит исән,

Ә кайсысы башын салды сугышта дошман белән.


Онык, оныкчыкларың барда тырыш, уңганнар, бәхетлеләр,

Жыелышып сезнең кабердә укыйбыз без догалар.

Токымыгыз хазер яши илнен Һәр почмагында

Һәм кайталар сагынышып сез яшәгән җирләргә.


Курергә дип сезнең өйне, кырларны, урманнарны

Сезгә рәхмәтләр әйтергә, эчәргә дип суларны.

Агач бит ул чиста булса, корталмыйлар тамырын

Ул бит Һаман матур усә, куп биреп ботакларын.


04.2013 ел

Яшәделәр алар матур, бер авыр сүз әйтмичә

Гатиятуллин Ризатдин әтиемә, Мөкаррәмә Закиевна

әниемә багышлап, аларны искә алып язылды.

Шундый матур, жәйге көнне туган мине әнием.

Алып кергән әти миңа бакчасының җимешен.


Яшелчәдән тәмле кыяр итәгенә төягән

Шатлыгыннан әниемнең булмәсенә китергән.

Әни теләкләр теләгән, матур көйләр көйләгән,

«Яхшылыкта үс кызым» — дип яратып иркәләгән.


«Кыенлыкны жиңә бел син, булмый гел ансат кына,

Кешеләргә яхшы булып, яшә балам Һәрчакта.

Безнең әни яшь куңелле, биеп алды, шаярды

Йомшак куңелле әтием моңа бары елмайды.


Яратты әни җырларны, концертны калдырмады.

Бавырсак, җәймә пешереп, туганны ашка алды.

Гөлләренең матурлыгы ямьләндерде өйләрне,

Кайнап торган самовары тышка кадәр күренде.


Яшәделәр алар матур, бер авыр сүз әйтмичә.

Сыйлы өстәл тәмле ашлар була иде Һәрчакны.

Минем чәчләремне әни тасмалар белән үрде,

Матур итеп күлмәкләр дә яратып миңа текте.


Кара киез итегемә кызыл бант ул беркетте,

Ап-ак кар өстендә алар бигрәк матур күренде.

Әти, әни колхозчылар, тырышып эшләделәр,

Хөрмәт белән ялга чыгып, дус-тату яшәделәр.


Менэ хазер үсте инде сезнең төпчек кызыгыз,

Туганнарның арасында уртак сердәшче булып.


07.2002 ел

Балачак хәтирәсе

Колхоз кырларында эшләдек без җәйләрне.

Шаулап торды шатлык белән Юкәле тау тирәләре.

Сыйныфташлар белән иртә торып бара идек утауга.

Үстердек без суган, кишер, кәбестә дә шалкан да.


Жәй буена эшкә жыйды безне Шәймәрдан.

Казлар кебек тезелешеп үтә идек ярлардан.

Матур иде жәйләре, кызу булды көннәре,

Төшке ашка туктагач, булды бигрәк куңелле.


Ашъяулыкларны жәеп катык һәм кесәл ашадык.

Әнилэр пешергән ипине дуслар белән бүлештек.

Менә шулай звенода унлап кыз идек без,

Ял итеп алгач, китә иде хәл кереп.


Су буеннан су кермичэ кайтмый Ярмэк кызлары

Тиз-тиз генә жыенып, без коендык суларда.

Кояш шунда нурын сибеп, иркәләде, назлады.

Чумып-чумып, көлешеп, яңгыраттык тауларны.


Менэ тагын таралып без утауга тотындык,

Шулай җәйләребез утә иде тырышып.

Колхозчы апаларыбыз утады чөгендерне,

Аннан кайтып каршы алдылар болындагы көтуне.


Авыл өстенэ сибелә кориандр исләре,

Эш көне тыныч уткәч, халык сөтләп эчә чәйләрне.

Ә кичләрен жыелышып бара идек кинога.

Урамнарда туйганчы уйнадык качышлы Һәм лапта.


Көз көнендә яшелчәне таратмыйча без җыйдык,

Улчәп, санап Һәм тутырып колхозга тапшырып тордык.

Йөрдек следларга Похвистневога, Самарага,

Яхшы уңышлар алганга дәштеләр безне анда.


Шулай итеп мәктәбебез өйрәтте безне эшкә,

Өлгерә идек булышырга әти — әниләргә дә.

Укучы малайлар тракторда эшләде,

Кайсы чәчте, кайсы урды, тик ятмады жәйләрне.


Уку елы башлангач, килә идек мәктәпкә,

Укытучылар шатлана иде без үсеп киткәнгә.

Бесплатный фрагмент закончился.

Купите книгу, чтобы продолжить чтение.