Тамырлары белән Башкортстанның Чакмагыш районы Тозлыкуш авылыннан булган Люция Әблиева әлеге көндә Казан шәһәрендә яши. Хокук белгече булса да, күңеле һәрвакыт иҗатка тартыла. Бүгенге көндә матбугат басмаларында шигырьләре, проза әсәрләре еш басыла. Социаль челтәрләрдә күптән инде аның күпсанлы үз аудиториясе тупланган. Люциянең әсәрләрендә — әхлакый сафлык, тормыш фәлсәфәсе, яшәү мәгънәсе.